Логотип Идель
Саннар

ГЫЙНВАР 2023

10 января 2023 ГЫЙНВАР 2023

Гыйнвар саны тышлыгында – үзенә нибары 18 яшь кенә булуына карамастан, оркестр туплаган һәм мюзикл әзерләгән дирижёр Айдар Ниязов. Ул дирижёрлык серләре турында сөйләде.

«Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе Фәридә Ибраһимова белән укытучы һөнәре һәм проекттан соң тормышында булган үзгәрешләр турында сөйләштек.

«Актаныш-Казан-Мәскәү» маршруты белән кызу ритмда яшәүче визажист Адилә бу шөгыль белән ничек кызыксына башлавы, кызларны туй көненә ничек әзерләве һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбияви хезмәтләре бүгенге көндә ни дәрәҗәдә актуаль? Шул темага язма әзерләдек.

Гыйнвар ае – студентлар өчен борчулы да, бәйрәмле дә ай. Шул уңайдан 2022 елда булган чаралардан студент тормышына багышланган мемнар әзерләдек.

Күп кызларны борчый торган косметик дефект – целлюлит турында, тренер һәм нутрициолог фикерен сорашып, язма әзерләдек.

Әти-әни гиперконтроль белән мавыкса, нишләргә? Яшүсмернең шул соравына җавап эзләдек.

Әти яки әнисез тәрбияләнгәннәр үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклашты.

Кем өчендер музыка мәктәбе – хыял, икенче берәү өчен – куркыныч төш. Нигә музыка мәктәбен ташлаучылар шулай күп? Шул темага фикерләштек.

Г.Кариев сәхнәсендә күрсәтелгән декабрь премьерасы – «Рөстәм маҗаралары» турында безнең язма.

Безне социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга онытма!