Логотип Идель
Саннар

ДЕКАБРЬ 2022

01 декабря 2022 ДЕКАБРЬ 2022

Декабрь санының тышлыгында – «Ялкын» журналының иң актив авторлары, балалар редколлегиясе кызлары. Нәкъ менә алар безнең журналның яшүсмерләр өчен актуаль булуы өчен тырыша – яшьтәшләре өчен кызыклы темаларга язмалар, интервьюлар әзерли, текстларга иллюстрацияләр ясый.

Сиңа Яңа ел ялларында чана шуып, кар көрәп арган арада ничек ял итәргә икән, дип баш ватасы булмаячак, чөнки без сиңа яңа ел тематикасына иң кызыклы фильм, мультфильм, китаплар исемлеген тупладык.

Журналның декабрь санын нәрсәдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел? Безнеңчә, гороскоптан башка – киләсе 2023 елга мәчеле мем-гороскоп әзерләдек.

«Фән» сәхифәсендә 2022 елда иң еш яңгыраган сүзләрнең берсе – санкцияләр турында сөйләштек.

«БИК МАТУР» проектының бу елга соңгы чыгарылышын без башкорт милли бизәнү әйберләренә багышладык һәм стилист ярдәмендә яшүсмерләр өчен зәвыклы образлар җыйдык.

Чын татар егетенең нинди фотолары булырга тиеш? Әлбәттә, түбәтәй белән, әлбәттә, Казанның билгеле урыннарында. Тик бу гына аз, дип уйлыйбыз. Кыскасы, чын татар егете кайларда ничек фотога төшәргә тиешлеге турында гайд әзерләдек.

«Оялчан алма» сәхифәсендә яшүсмер кыз әти-әнисе белән уртаклаша алмый торган серен ачты – егет кешенең мөнәсәбәтләрдә тагын да якынаю турында намёкларны ничек кабул итәргә? Бу турында психолог һәм тагын берничә төрле карашлы кешедән сораштык.

Безнең даими авторларыбызның берсе инде бер ай Сочи шәһәрендә яши. Ул махсус «Ялкын» өчен үзенең тәҗрибәсен бер язмага туплады.