Логотип Идель
Саннар

ДЕКАБРЬ 2017

12 декабря 2017 ДЕКАБРЬ 2017

Сизәсеңме: Яңа ел исе килә? Урамнарда чыршылар бизәлә, кибетләрдәге киштәләр бүләкләргә тула башлады, мәктәпләрдә Яңа ел кичәләренә әзерлекләр бара.  Эчке халәт тә үзгәрә бит кешеләрдә. Иске ел узып киткәнче сузылып килгән эшләрне төгәллисе килә. Ничек инде Яңа елга өстерәлеп килгән бурычлар белән аяк басасың, ди?! Шундый эшләрнең берсе - яраткан журналың "Ялкын"га язылу! Дус булсаң, дус бул - "Ялкын"га языл! Киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамланырга күп калмады: 25 декабрьгә кадәр 360 сумыңны кыстырып якындагы почта бүлекчәсенә кереп чыгарга онытма! Яңа елга бергә атлыйк һәм киләсе елыбызны да бергә-бергә уздырыйк!  Ә хәзергә 2017 елның соңгы санын каршы алыгыз, дуслар! Иң беренче итеп, татар теле укытучыларының хәлен белешергә булдык. Моңарчы "Ялкын"лылар белән рәхәтләнеп мәктәп хәлләре турында сөйләшүче укытучыларыбыз бездән кача башладылар. Берәүләр эшсез калуына борчыла, икенчеләренең, телебез бетә дип, җаны өзгәләнә. Шушы берничә берничә ай эчендә күпне күргән Татарстан мәктәпләренең хәле ничек? Бу сорауга җавапны да бу санда эзләдек. Тагын инстаграм серләрен чишүне дәвам итәбез. Бу юлы инстаграмда акча эшләргә яки болгер булып танылырга теләге булганнарга "Ялкын" беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Күптән түгел "Ялкын"ны Казахстанга кунакка чакырганнар иде. Җидепулат татарларында кунак булып, Татар сәнгать мәктәбенең 25 еллыгын бәйрәм итүдә катнашып кайткан Айгөл апабызның язмасы дөньяга сибелеп яшәгән татарлар томышы турында. Кызыклы факт: Казахстандагы Татар сәнгать мәктәбе 8 милләт вәкилләрен берләштерә! Монда нидер дөрес түгел дисеңме? Язманы укы! Бу санда шулай ук 3000 бала әтисенең (әйе-әйе, ялгыш язмадык - 3000!) кем икәнлеген белерсең! Кыш - депрессия вакытына әйләнмәсен өчен нишләргә кирәген өйрәнерсең, рәсем ясау эшкә саналамы, әллә бушка вакыт уздырумы дигән сорауга җавап таба алырсың. Шулай ук "фитнес-упражнения с көянтә для похудения" һәм "фитнес-клуб своими руками в условиях ындыр арты" кебек бик файдалы эшкә керешәбез - ә сез артык авырлыкның уңыш китерүе турында беләсезме?!