Логотип Идель
Саннар

АВГУСТ 2022

04 августа 2022 АВГУСТ 2022

Җәйнең соңгы иң кадерле аена рәхим ит, дустым! Бу айны тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәр өчен, без сиңа искиткеч кызыклы, эчтәлекле август санын әзерләдек. Хәзер тиз генә бу сан белән таныштырып узам!

Тышлыкта – август санының төп герое – музыкант, РДШның Татарстан төбәк бүлегенә гимн язучы, сәләтле егет – Илнур Назиров. Аның белән иҗаты, оешмага мөнәсәбәте һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Шулай ук, РДШның Татарстан төбәк бүлеге рәисе Динар Сафин белән оешманың эшчәнлеге, уңышлары, кызыклы проектлар турында әңгәмә кордык.

Бу санда безнең сине cottagecore эстетикасы белән таныштырасыбыз килә. Ул синең күңелеңә хуш килер, дип уйлыйбыз, чөнки аның нигезендә – чып-чын матурлык – ак ефәк күлмәкләр, урман, ирекле һәм табигать белән гармония.

Бу санның төп яңалыгы – «БИК МАТУР» проекты. Мода белән кызыксынучы, зәвыклы киенергә яратучы яшүсмерләр өчен бу проект аеруча шәп булачак. Биредә без стилист ярдәмендә Татарстанда яшәүче төрле халыкларның бизәнү әйберләрен кулланып, зәвыклы, заманча образлар җыярга өйрәнәчәкбез. Август санында без удмурт халык бизәнү әйберләренә мөрәҗәгать иттек, сиңа ошаячак!

Төрек сериаллары карарга яратасыңмы? Яратсаң, мөгаен, сине дә «нишләп шулкадәр популяр соң бу сериаллар? ничек караудан туктарга соң боларны?» – ише сораулар борчыганы бардыр. Без бу серне чиштек, рәхәтләнеп укы!

Җәй азагына якынлаша, студентларның күбесе үзләренең җәйге практикаларын тәмамлады. Алар бу практика турында ни уйлыйлар икән? Вакыт әрәм, диярләрме, әллә, киресенчә, бу практика минем өчен искиткеч шәп тәҗрибә, дип нәтиҗә ясарлармы? Үзләреннән сорадык.

Безнең  журналистыбыз июль аенда Адлер-Абхазия-Сочи маршруты буенча сәяхәт итеп кайтты. Күп-күп матур фотолар һәм гомергә онытылмас хатирәләре белән ул үзенең язмасында уртаклашыр.

Бу санда да төрле кызыклы ребуслар чишүне дәвам итәбез. Бу юлы без танылган татар җырларын эмодзилар артына яшердек. Үзеңне сынап кара!

Август саны бу язмалар белән генә чикләнми, әлбәттә, сине әле тагын берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч язмалар көтә. Очрашканга кадәр!