Логотип Идель
Блоги

ТЕАТР – ГАИЛӘ

2019 елга кергәч, «Лидерлар мәктәбе» үз эшен янә башлады: республиканың төрле районнарыннан килгән алты везунчик Габдулла Кариев театрына юл тотты. Алар арасында мин дә бар идем. Тәфсилләп сөйләп китә...

2019 елга кергәч, «Лидерлар мәктәбе» үз эшен янә башлады: республиканың төрле районнарыннан килгән алты везунчик Габдулла Кариев театрына юл тотты. Алар арасында мин дә бар идем. Тәфсилләп сөйләп китәргәме? «Ялкын»лылар театр директоры Гүзәл Сәгыйтова, баш режиссеры Ренат Әюпов һәм актриса Алсу Шакирова белән очрашуга барды. Безгә театрның беренче йөзләре белән әңгәмә кору гына түгел, театрны бүлекләрен карап, бутафор цехы һәм гримеркаларны да карарга насыйп булды. Бу кешеләр турында күзаллау булдыру өчен, әйтәм: Гүзәл апа ун еллап ТНВ да эшләгән, «Калеб» оешмасына нигез салган һәм Кариев театрында инде ярты ел директор булып эшли. Аның максаты – театрны конкурентлыкка сәләтле итү. Шул ук максатка Ренат абый да омтыла. Ул күп идеяләрне чынга ашырган кеше: дини темага багышланган спектакльләрдән башлап яңача карашлы, пластиканы да үз эченә алган театральләнгән әсәрләргә кадәр. Алсу Шакирова бу спектакльләрдә күп рольләр уйнаган кеше, ул Әюпов канат астында. Әлбәттә, бу коры фактлар. Чынлыкта, очрашу би-и-ик җылы булды. Гүзәл апа Сәгыйтова мәһабәт бинада безне үзе каршы алды. Пресса хезмәткәрләре койрык булып, фото һәм видео төшерде. Интервью вакытында һәркайсы үз чиратында сөйләп, бер-берсенә ихтирам белән карый иде. Тавыш операторы Скиттлс белән бүлеште хәтта. Мин театрда гаиләдәге сыман җылы атмосфера була аладыр дип күз алдына да китерә алмый идем. Моны дәлилләр өчен, фотолар беркетәм. Әмма иң кызыклысын сез, әлбәттә, «Ялкын»ның март санында укый алырсыз.

Нет комментариев