Логотип Идель
Блоги

НИЧЕК БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРЕРГӘ?⌛

Бу сорау бик күпләрне борчыйдыр, минемчә. Әлеге язмада син тайм-менеджментка кагылышлы 5 киңәш таба алачаксың. Аларны син көндәлек тормышта кулланырсың һәм продуктивлыгыңны арттыра алырсың, дип ышанып...

Бу сорау бик күпләрне борчыйдыр, минемчә. Әлеге язмада син тайм-менеджментка кагылышлы 5 киңәш таба алачаксың. Аларны син көндәлек тормышта кулланырсың һәм продуктивлыгыңны арттыра алырсың, дип ышанып калам!

1. Көнеңне планлаштыр.

Әйе, бу - иң баналь, ләкин шул ук вакытта иң эффектив киңәш. Һәр эшлисе эшне барлап язып кую һәм аңа күпме вакыт сарыф ителәсен белеп тору сиңа көнеңнең һәр сәгатен һәм, хәтта, минутын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

2. Өстенлекләрне (приоритетларны) билгеләргә онытма.

Икенче пункт беренчесенә бәйләнгән. Барлык эшләрне язып чыккач, кайсылары мөһим һәм аеруча катлаулы, шуларга басым яса. Андый эшләр вакытны күп ала, ләкин, беренчедән, эшләп бетерү белән, иң авыры артта калды дигән уйлар сиңа өстәмә көч бирәчәк, икенчедән, калган бик үк мөһим булмаган эшләрне башкармаудан берни дә үзгәрмәс бит?

3. Үз ритмыңны күзәт.

Һәркем үзенчәлекле, шулай булгач, синең эшләү ритмың да бары тик сиңа гына хас. Үзеңне күзәт. Кайсы вакытта син продуктиврак? Бәлки, төн уртасына кадәр утырганчы, иртәнге сәгатьләрдә эш җиңелрәк барыр. Яки, киресенчә, син ябалаклар рәтенә керәсеңдер? Кемгәдер соңгы минутта эшләргә уңайлы, ә кемдер алдан ук барысын да бетермичә, тынычлана алмый. Кыскасы, барысын да ачыкла,үзеңә җайлаштыр, һәм элек бик күп вакытыңны алган эшләрнең тизрәк эшләнүен сизми дә калырсың!

4. Берьюлы берничә эшкә тотынма.

Бер эш эшли башлагансың икән, бөтенләй шуңа гына бирел. Гаджетларыңны читкә алып куй. Игътибарыңны читкә юнәлткән саен син үз вакытыңны юкка сарыф итәсең, шуңа күрә алдыңа куелган максатың белән икәүдән-икәү генә калырга тырыш.

5. Эшләрне чиратлаштыр.

Безнең баш миебез бертөрлелектән бик тиз туя һәм вакыт үтү белән, бөтен көченә эшләүдән туктый. Шуңа күрә бер типтагы эшне башкасы белән чиратлашытырырга киңәш итәләр. Мисал өчен, математикадан мисалларны чишеп бетергәч, иҗади эшләреңә игътибар ит. Биш минутлык ял белән чиратлаштырып барсаң, тагын да яхшырак. Ял дигәннән, берөзлексез эшләргә ярамаганын онытма! Беразга гына булса да туктап алырга кирәк. Ләкин телефонга үрелергә ашыкма: анда кереп китсәң, вакытның үткәнен сизми дә калырсың!

Онытма, гомеребезнең һәр минуты алтынга тиң, ә ресурсларның иң кыйммәтлесе - вакыт. Аны юк-барга сарыф итмәгәнең хәерлерәк. ❤?

Теги: БЛОГ

Нет комментариев