Логотип Идель
Балтачтагы Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее

Балтачтагы Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее

ТР, Балтач районы, Карадуган, Себер тракты ур., 49

Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее — Татарстан Республикасы Балтач районы Карадуган авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Ике катлы бер бинада ике музей урнашкан. Берсе —  Советлар Берлеге Каһарманы, татар шагыйре Муса Җәлил музее, икенчесе — Себер тракты тарихы һәм Карадуган авылы тарихы музее. Музей — М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1990). 1976 елдан — мәктәп музее, 1992 елдан — ТР милли музее филиалы – дәүләт музее.

1976 елның 15 февралендә Татарстан АССР Балтач районы үзәгеннән 10 чакрымда урнашкан Карадуган авылында тантаналы рәвештә музей ачыла. М. Җәлилгә багышланган музейның эшчәнлеге 1955 елдан Муса Җәлил исемен йөрткән Карадуган мәктәбенең (2016 елдан Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе) пионер дружинасы эшчәнлеге белән бәйле.

Музейны нигезләүче һәм 1992—2011 елларда беренче директоры — Бакый Шәймулла улы Зыятдинов (1930—2014), ТАССР (1980) һәм РСФСР (1987) мәктәпләренең атказанган укытучысы. 1925 елга кадәр бинада элемтә бүлеге, 1925—1995 елларда мәктәп урнаша. 1995 елда ике катлы бина тулысынча музейга бирелә, икенче катында Себер тракты тарихына һәм Карадуган авылы тарихына багышланган экспозицияләр урын ала. 2006 елда, Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга музей экспозицияләре яңартыла.

Экскурсияләр:

  • Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты
  • Себер тракты һәм Карадуган авылы
  • Гасырлар аша үткән тарих