Логотип Идель

Роза Хафизова

Күренекле татар балалар язучысы

Роза Сәет кызы Хафизова (1929 елның 6 феврале, Бөгелмә – 2005 елның 20 августы, Казан) – күренекле татар балалар язучысы.

Роза Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган.

Ул 1947-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1951-1952 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият фәннәрен укыта.
Роза Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле. 1952-1960 елларда ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»), «Сталин байрагы» (Чистай өлкә газетасы), аннары Казандагы күп тиражлы завод газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында мөхәрир булып эшли.

1962-1986 елларда, лаеклы ялга киткәнче, Роза Хафизова «Ялкын» республика татар балалар журналының баш мөхәррире була.

Матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Роза Хафизовага 1974 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1983 елда исә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде.

2002 елда ул балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш премиясенә лаек булды.


Роза Хафизова 2005 елның 20 августында вафат була.