Әлмәт районындагы Ризаэтдин Фәхретдин музее
ТР, Әлмәт районы, Кичүчат, Р. Фәхретдин ур., 1
Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее — Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы (мемориаль музей). Музей күренекле татар галиме, мәгърифәтче, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859 — 1936) туган авылындагы йорты нигезендә ачылган һәм аның тормыш юлы белән таныштыра. Музей татар халкының рухи, тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм пропагандалау үзәге булып тора.
1995 елның 25 маенда Әлмәт районының Кичүчат авылында, галимнең туган нигезендә Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее ачыла. Музейга нигез салучы – төбәк тарихчысы, фотограф Сәмдүн Җамалетдин улы Фәрхетдинов (1937), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (1998). Ярдәмчесе — мәктәп директоры Рәфкать Ширияздан улы Шаһиев.
Музей ел дәвамында 10 меңгә якын кеше кабул итә.
Экспонатлар арасында — галимнең үзе исән чагында чыккан китаплары, Согуд Гарәбстаны әмире Бөтендөнья мөселманнар конгрессы (1926, Мәккә) вице-президенты Р. Фәхретдингә бүләк иткән поднос. Экспозициядә галимнең кулъязмалары сакланган шәхси сандыгы, хушбуй савыты, фотосурәтләр һәм Фәхретдиннәрнең гаилә архивы материаллары урын алган. 1908-1918 елларда Р. Фәхретдин мөхәррирлегендә нәшер ителгән һәм мөхәррирнең 700 дән артык мәкаләсе басылган «Шура» журналы төпләнмәсе күргәзмәгә куелган. Р. Фәхреддиннең 500 шәхесне эченә алган шәҗәрәсе күрсәтелә.