Муса Җәлил – журналга нигез салучы
Муса Мостафа улы Җәлил (1906-1944) – татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы.
Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый.
Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала.
Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла.
1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый.
Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.
1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар.
1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга.
Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә.