Логотип Идель
Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее

Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее

Казан шәһәре, Тукай урамы, 74

Казандагы Тукай музее — Татарстанның берләштерелгән Милли музееның филиалы. Татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886—1913) иҗатын күрсәтү һәм тормыш юлын өйрәнү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы.

Гомуми мәйданы – 719 кв.м. Музейда иркен экспозиция заллары һәм 2 күргәзмә залы, шулай ук лекция залы урнашкан. Музейның экспозициясе шагыйрьнең тормышының һәм иҗатының төрле чорлары турында сөйли:

  • Балачагы
  • Җаек чоры
  • Казан чоры
  • Сәяхәтләре

Шулай ук XIX – XX гасырлар чигендәге Казанның (бигрәк тә музей урнашкан Иске Татар бистәсенең) тормышын күзалларга мөмкинлек бирүче экспонатлар бар. Аларның күбесен Милли музей фондлары һәм истәлек әйберләре тәшкил итә.

Музейда шагыйрьнең фотоархивын, Тукай язышкан гәҗит һәм журналларның төп нөсхәләрен, төрле телләрдә чыккан әсәрләрен күрергә була.

Аерым игътибарга лаек – Тукайның шәхси әйберләре: фаянс котыйчык (шкатулка) – апасына беренче кул хакыннан алган бүләге; кара бәрхет түбәтәй; каләм савыты (Санкт-Петербургдан 1912 елда алып кайткан булган); шагыйрьнең юл кәрҗине; күлмәк запонкалары(көмештән) – дусларының бүләге; шагыйрьнең вафатыннан соң алынган йөз маскасы.