Габдулла Тукайның Яңа Кырлайдагы музей комплексы
Адресы: ТР, Арча районы, Яңа Кырлай, Үзәк ур., 4а.
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан дәүләт (РФ) бюджетындагы мәдәният оешмасы (музей-комплекс).
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 1886—1913) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.
Музей 1960-елларның икенче яртысында җәмәгатьчелек башлангычында эшли. Беренче экспозиция авыл китапханәсе бинасында төзелә.
Нигез салучылар — Хөснурый Хәбри кызы Хәбриева (1901—1967), Азия Нурулла кызы Шакирова. 1971 елдан — «дәүләт музее» статусында. 1976 елның 26 апрелендә яңа экспозиция ачыла.
1976—1979 елларда, Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан, сынчы Бакый Урманче проекты буенча нарат бүрәнәләрдән ике катлы яңа бина төзелә.
1979 елда Тукай яшәгән йорт, аны уллыкка алган Сәгъди Сәлихов утары (Сәгъди йорты) яңартыла. 2007 елдан — ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль мәдәният оешмасы.