Логотип Идель
Җәүдәт Дәрзаман

Җәүдәт Дәрзаман

Күренекле татар шагыйре, язучы, журналист

Җәүдәт Дәрзаман (1945 елның 13 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сугышлы — 2019 елның 25 феврале, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар шагыйре, язучы, журналист.

Ш. Бикчурин (2002) һәм С. Сөләйманова (2009) исемендәге премияләр лауреаты. 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.
Җәүдәт Дәрзаман Лениногорск районының Сугышлы авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Татарстан радиокомитетында – редактор.

1987-1994 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә баш мөхәррир була.

Татарстан радиосында әдәбият – сәнгать тапшыруларының шеф мөхәррире булып эшли.


Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да дөнья күрә.

1975 елда – «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыга.

Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан», һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күрде.

Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән.


2019 елның 25 февралендә 14 ел авырудан соң дөнья куя