Логотип Идель
Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музее

Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музее

Адрес: Арча шәһәре, Сызгановлар урамы, 22 йорт.

«Казан арты» Арча тарих-этнография музее 2009 елның 8 декаберендә Татарстан  республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев катнашында ачыла.

Экспозицияләр 4 залда урнашкан, гомуми мәйданы 856,1 кв.м, 15514 данә предмет саклана. Музей карамагында этнография, туган якны өйрәнү, әдәбият-сәнгать бүлекләре (2014 елга кадәр әдәбият-сәнгать музее), М.Мәһдиев музее, «Әлифба» музее филиаллары эшли. Күргәзмә, конференция заллары, фондсаклагыч бар.

Төп бүлекләр: «Борынгы Арча», «Арча базары», «Хан диваны», «Арча кенәзләре», «Арча даругасы», «Мәдрәсә һәм татар мәгърифәтчеләре», «Арча кирмәне», «Татар крестьянының хуҗалыгы», «Зәркәнче», «Чыпта сугучы», «Читекченең интерактив почмагы», «Мещан йорты», «Сабантуй», «Совет мәктәбе», «Күмәк хуҗалык рәисенең эш бүлмәсе», «Арча төбәге Бөек Ватан сугышы елларында», «Традицион татар йорты» һ.б. Музейдагы иң әһәмиятле тупланмалар – революциягә кадәрге татар басма һәм кулъязма китаплары, Алтын Урда дәвере акчалары, археология, этнография предметлары, төбәккә мөнәсәбәтле иҗат әһелләренең, укытучыларның шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. 

Экспозицияләрнең авторы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов.