"ЗАМАНЧА ТАТАР ЕГЕТЕ НИНДИ БУЛА?"

Берничә кеше, милли гореф-гадәтләргә тугры калып, егетләрнең башына түбәтәй кидертмәкче иде. Ә кемдер Михаил Боярскиның кара эшләпәсен салдырып, аны татар егете башына кундыру теләге белән янып китте. Әмма күпчелек тавышны рэпер кепкасы җыйды. Сораштыруда катнашкан егетләр заманча татар егетенең күзе көрән булырга тиеш дисә дә, кызлар, зәңгәр хыялларга бирелеп, зәңгәр төсне хуп күрде. Сакалны ике як та хуплады. Әмма аның зәңгәр төстә булуы күпчелек кызлар өчен мөһим түгел. Юкса, кайбер кызлар: «Хм, зәңгәр сакал? Хм-м, шә-әп!» − диде. Мазохизм, мин сиңа әйтим! Сораштырылучыларның яртысы капчык сыман толстовка, ә икенче яртысы классик күлмәк яклы. Муенда да классика – алтын ярымай. Алдынгы татар егетенә Татарстан әләме төсендәге напульсник кидерде сораштырылучыларның өчтән бере. Ә күбесе, өчтән икесе диярлек, баш катырмыйча, җептән үрелгән беләзек сайлады. Егете татар булгач, каешы да милли бизәкле булсын, диде күпчелек. Янбашка нәрсә киюдә дә бәхәс чыкты. Бер ише толстовкага ярашлы капчык сыман чалбар дисә, икенчеләр джинс чалбар өчен тавыш бирде. Өчтән берсе татар егете аягына берцы кидерде. Ә күбесе, напульсниктагы милли колоритны дәвам иттереп, аягына да әләм төсендәге кеды сайлады. Иң мөһим элемент – күкрәк турындагы түштамга. Аның идеясен без булдырсак, кем сурәтен куярга икәнлеген егет-кызлар үзләре хәл итте. Кызларның күбесе Рөстәм Миңнехановны сайлады, ә егетләр Миңнеханов белән бергә Динә Гариповага да өстенлек бирде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57