Логотип Идель
Ялкын

«ЯЗЫМДА КАЛ»

Син килдең кабат күңелемә,

Гашыйк иттең, яраттың.

Гөрләвектәй хисләр белән,

Мине үзеңә караттың.

Тамчы кебек таммас яшем-

Җырга салынган алар.

Йөрәктә сөю, дәрт тулы,

Мине тик аем аңлар.

Серемне син чишим дисәң,

Кал син бары язларда.

Мәңге сүнмәс мәхәббәтем

Син булганда янымда.

Алинә Васильева, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев