Логотип Идель
Ялкын

«ЯРАТ ИНДЕ МИНЕ!»

Бүген бездә кунакта – актүш, чипи, рыжик, бәбика, машуля, казбек һәм маруся.  

ПЕСИЕМ – БАРОМЕТР

Көзге салкын бер көнендә өебезгә кечкенә генә песи баласы килеп керде. Үзе калтырап тора, тәмам юешләнеп беткән. Әнием песи баласын жәлләп үзебездә калдырды, юындырды. Песиебез, кипкәч, бик матур булды. Йоннары кабарды. Ул кап-кара, түше генә ак иде. Мин аңа Актүш дип исем куштым.

Песиләр чисталык яратучы җан ияләре икән. Безнең Актүшебез дә бик җентекләп юына. Акыллы, гаҗәеп күзәтүчән җан иясе ул. Яңа яшәү урынына да тиз җайлашты, шунда ук кулга ияләште. Хәзер инде Актүш зур үсте: аңа 2 яшь тулды. Ул уйнарга бик ярата. Сәгатьләр буе бертуктаусыз уйнарга мөмкин.

Көнннәрдән бер көнне көтелмәгән хәл булды: ишекне ачып җибәрсәк, песиебез, авызына песи баласы кабып, ишек төбендә утыра. Әнием моны күрде дә аһ итте. Аннары песи баласын тиз генә тартмага салып, абзарга кертеп урнаштырды.

Ул арада печәнлектән тагын песи баласы тавышы ишетелде. Актүшебез күз ачып йомган арада печәнлеккә ыргылды һәм ярты минут эчендә авызына тагын бер баласын кабып төшеп җитте. Ул аны теге тартмага салды, аннан үзе дә шунда кереп, балаларын имезә башлады. Шулай итеп без хәзер бәләкәчле дә булдык. Аларның инде күзләре дә ачылды.

Әниләре аларны бик ярата. Тәпиләре белән балаларын кочаклап ята. Нәкъ кеше кебек инде. Ул нәниләрен теле белән ялап юындыра, иркәли, назлый. Кешеләр сыман, ул балаларын уйната да әле. Хәтта тешләгән булып котырта да. Актүш балаларына тычканнар тотып алып кайта. Кайбер кешеләр дә балаларын шулай яратмый хәтта, сабыйларын бала тудыру йортларында калдырып чыгучылар да нихәтле. Аларда песинеке кадәр дә җан юк, күрәсең. Ә менә песиләр үз балаларын хәтта чит мәчеләрдән дә саклый. Безнең Актүш тә ‒  шундыйлардан.

Песиебезнең гадәтләре халык сынамышларына да туры килә, барометр кебек ул. Битен юа икән, безгә кунак килә. Идәнгә сузылып ятып йокласа, көннәр җылытканын көтәбез. Ә инде югарырак менеп ята калса, суыклар килүен көт тә тор!

Менә шундый иркә песием бар минем. Озакламый бәләкәчләре дә үсеп җитәр. Алар бергәләп тычкан аулар, йортыбызны кимерүчеләрдән саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев