Логотип Идель
Ялкын

"VII "ҺӨНӘР" ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҮТКӘРЕЛҮ ВАКЫТЫ БИЛГЕЛӘНДЕ"

"Һөнәр" VII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале 7-13 декабрьдә Казанда үтә. Фестиваль кысаларында беренче мәртәбә "Беренче" ("Первый") заман драматургиясе һәм режиссурасы үзәгенең дә спектакль эскизлары тәкъдим ителәчәк.




Фестиваль традиция буенча яшь режиссерларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә.

VII фестивальнең географиясе Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрен колачлый. “Һөнәр” афишасына татар, рус, башкорт, мари һәм удмурт телләрендә 18 спектакль кертелгән.

Фестиваль спектакльләре 7 театраль мәйданда күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Кече сәхнәсендә, К.Тинчурин, Яшь тамашачылар театрларында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, "Угол" иҗат лабораториясендә. Традиция буенча һәр спектакльдән соң фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе, журналистлар, спектакльнең иҗат төркеме һ.б. катнашында фикер алышу үтә.

Искәртеп үтәбез, I "Һөнәр" фестивале 2009нчы елның декабрендә Казанда Г.Камал театры инциативасы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәме белән уңышлы гына узган иде. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә, Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар катнашты. Шул елдан башлап, һәр декабрь саен Татарстанның яшь режиссерлары үз эшләрен тәкъдим итеп киләләр. Фестивальнең оештыручылары: ТРның мәдәният министрлыгы, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев