Логотип Идель
Ялкын

"УРА! БЕЗДӘ КАНИКУЛЛАР!" АКЦИЯСЕ СТАРТ АЛА"

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музее тәкъдим итә:

Мәктәпләрдә көзге каникуллар көннәрендә "Ура!Бездә каникуллар!" акциясе

2 нче ноябрьдән 8 нче ноябрьгә кадәр көзге каникул көннәрендә Татарстан Республикасының Милли музее һәм филиаллары балалар өчен "Ура! Бездә каникуллар" традицион программасын әзерли.

Балалар һәм өлкән кешеләр интерактив музей дәресләренә, экскурсияләргә, лекцияләргә килә алалар. Төбәкнең хәрби үсеше, тарихы белән кызыксынучыларны "Борынгы заман сугышчылары" дигән музей дәресенә чакырабыз. Төрле кораллар белән танышып, аларның үзенчәлекләре, борынгы заманнарда сугышчылар тарафыннан ничек кулланылулары турында белергә мөмкин.

Милли музейда "Хәзинәләр эзләгәндә" квест-уены ярдәмендә төрле экспозицияләр буенча сәяхәт кылырга мөмкин. Музей буенча борынгы хәзинәләрне эзләү мавыктыргыч уен формасында үтә. Уен Кунак йортында янгын вакытында үз хәзинәләрен бинаның бер бүлмәсендә яшергән бай сәүдәгәр турындагы риваятькә нигезләнеп оештырылган. Әмма яшерелгән байлыкларның сере бары тик күп белүчеләргә һәм эрудитларга гына ачыла.

"Билбау үрү серләре" мастер-классында үзеңнең иҗади талантыңны күрсәтергә, билбау (пояс) ясарга өйрәнергә мөмкин. Билбау кеше тормышында һәрвакыт әһәмиятле урын алып тора, гардеробның бу предметы белән бәйле мәкальләр, традицияләр дә байтак. Бу мастер-класста җепләрдән иске алымнар буенча ачык төстәге билбау бәйләргә өйрәнергә, билбауның килеп чыгу тарихы белән танышырга була.

Көзге каникулларда шулай ук Милли музейның филиалларында да төрле чаралар уздыралачак. М.Җәлилнең музей фатирында укучыларны "Ура! Каникуллар. Шагыйрьгә кунакка" экскурсиясе көтә. Экскурсия барышында балалар танылган татар шагыйре М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныша алачаклар.

Г.Тукай иҗаты белән кызыксынучыларны Г.Тукай әдәби музеенда көтеп калабыз. Биредә "Үзем турында нәрсәләр хәтерлим" исемле музей дәресе, "Сезне Мияүбикә кунакка чакыра" исемле музей бәйрәме, "Тукай китаплары сугышта" һәм "Белем башы – китап" исемле музей чаралары уздырылачак.

Барчагызны да көзге каникулларны файдалы уздыру өчен музейларга чакырабыз. Дәресләр көн саен сеанслап уздырылачак: 10.00 дә, 12.00 дә, 14.00 дә.

292-89-84 телефоны буенча шалтыратып, дәресләргә алдан язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев