Логотип Идель
Ялкын

УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ ИҢ КӨТЕП АЛГАН ВАКЫТЫ

Укытучылар моны көтеп ала... Укучыларның иң көтеп алган вакытын әйтә аласызмы? Әлбәттә, каникуллар. Сер түгел, аларның кайберләре бу көннәрнең башлануын 1нче сентябрьдән  үк түземсезлек белән көтә.  Бу яктан караганда, мәктәптә каникулларны шулай ук зарыгып көтә торган тагын бер төркем бар: бу- укытучылар. Кемдер чирек ахырына чынлап торып арый, кемдер эшләргә өлгермәгән кәгазь  эшләрен ял вакытында рәтләргә планлаштыра, кемдер шәхси планнарын тормышка ашырып калырга ашыга...



ДӘРЕСЛӘР БУЛМЫЙ!


Ниһаять, 29нчы октябрьдә дәресләрне тәмамлап, чирек билгеләрен куеп, аларны укучыларга җиткереп һәм каникулга китәр алдыннан эшләнә торган башка эшләрне төгәлләп, без дә 1 атна ялның тәмен татып калырга дип өйләргә таралыштык. Һичшиксез, дүшәмбе без эшкә барабыз, әмма бу көнне дәрес үткәрәсе (димәк, кичтән аңа әзерләнәсе) юк. Миңа, каникулларда укучылар булмагач, сез ял итәсездер инде дигәнне еш  ишетергә туры килә. Әйе, мин әле мәктәптә эшли генә башлаганда , чынлап та,  каникулларда мәктәп тынып кала иде. Хәзер исә  бөтенләй башка заман. Ял дип тору юк, 9,11нче сыйныфлар өчен имтиханнарга әзерләнү буенча консультацияләр үткәрелә, фән олимпиадаларына, төрле бәйге-конкурсларга әзерләнү бара, спорт ярышлары уздырыла, шуңа күрә мәктәп гөрләп тора. Шуның өстенә отчетлар тапшыру, булачак тикшерүләргә әзерләнү, РОО үткәрә торган киңәшмәләрдә катнашу, кыскасы,  эш җитәрлек була. Соңгы ике елда исә  Татарстан укытучылары көзге каникуллар вакытында үзләре сынау бирә. Шушы эшләрнең бөтенесенә өлгерәм дия-дия, 1 атнаның үткәне сизелми  дә кала. Кемдер ял итеп көч җыярга өлгерә, кемнәрдер моның өчен кышкы каникулларны көтә башлый. “Бәйрәмнең үзенә караганда, аны көтү рәхәтрәк” дип әйтәләр бит.


2Шушыларны яздым да, календарьны барладым. Бүген 4нче ноябрь, тышта буранлап кар ява, бөтен дөньяны акка төрде инде. Әйтерсең, бөтен эшне эшләп бетереп булмый, калганы язга кадәр качып торсын, ди. Әллә киресенчә, калган эшкә кар ява, өлгерергә тырыш диюе микән? Тормыш та шулай бит: берьяклы гына түгел.  Менә шундый катлаулы тормыш борылышларын  адашып калмыйча  үтәргә өйрәнсәк, һәм укучыларны да өйрәтә алсак иде. Киләсе иң кыска чиректә дә һәрберебез максатларына ирешсә иде. Ә моның өчен  каникулларда ял итеп тә, эшләп тә өлгерергә кирәк. Заман таләбе шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев