Логотип Идель
Ялкын

«УКЫТУЧЫҢА – ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМЕ!»

Көз җитү – ул әле күңелсез формулалар һәм диктантлар дөньясына баштанаяк күмелү генә дигән сүз түгел. Яраткан мәктәп, укытучы, классташлар да шул сүзгә сыя. Көз бйәрәмнәргә бай Ә һәрбер чын бәйрәм – ул ягымлы елмаюлар, күтәренке кәеф һәм чәчәкләр! Яраткан укытучыңны сөендерәсең киләме? Шәп идея бар!

Букет ясауда күп нәрсә синең фантазияңнән һәм хәтта эчке сиземләвеңнән дә тора. Флористика кагыйдәләрен белеп бетермичә дә, менә дигән букет ясауның берничә сере бар. Букет ясаганда 4 әйберне исәпкә алырга кирәк: букетның формасы, андагы чәчәкләрнең саны, төсләрнең бер-берсенә туры килүе һәм компоновка принцибы.

Эш алдыннан барлык тасмалар, яфраклар һәм бизәү элементлары өстәлдә әзер ятарга тиеш. Чәчәкләрне суда тоту зарур. Классик кагыйдә: сабакның өчтән бер өлешен яфраклардан һәм энәләрдан чистартырга кирәк.

А1 Букетны җыю иң югарыда урнашкан зур вертикаль сабактан башлана.

А2 Сул кулың белән букетны тот, уң кулың белән спираль техникасы буенча материалны җый.

А3 Сабакларны сул кулның баш, имән һәм урта бармакларың белән тот.

А4 Иң зур вертикаль сабак өстенә уң кулың белән спираль буенча һәр яңа сабакны өстәп бар.

А5 Чәчәкләрне бары бер генә юнәлештә, бераз гына сәгать теле уңаена борып өстәргә кирәк.

  1. Букет ясар өчен безгә түбәндәге чәчәкләр кирәк:


3 роза

2 куаклы роза

1 эустома

1 статица

1 хризантема

1 альстромерия

1 аспидистра яфрагы

Беренче букет нәфис төсләрдә эшләнә. Моның өчен алсу, аксыл шәмәхә, ачык яшел һәм ак төсләр туры килеп торачак. Әлеге букет өчен көрән төстәге каркас куллану яхшы булыр. Ул букетка зәвыклы үзенчәлек биреп торачак.

А6 Иң элек каркасны алып, югарыдагы схема буенча аның эченә чәчәкләрне салабыз.

А7 Каркасны һәм чәчәкләрне сул кулыңа тот. Уң кулың белән букетны җый.

А8 Уң кулың белән эустоманы өстә. Каркаска эустоманы сал һәм, бераз авыштырып, алдагы чәчәккә беркетеп куй.

А9 Альстромерияне өстә.

А10 Тышкы үзәк урынга розаны урнаштыр.

А11 Каркасның астына куаклы розаны һәм эустоманы куй.

А12,13 Букетны әйләндереп, каркас эченә аспидистра яфрагын сал һәм аны степлер белән ныгыт.

А14 Букетны әзерләп бетергәндә, аны алсу төстәге фетрга төр. Степлер ярдәмендә фетр почмакларын каркаска беркетеп куй.

Букеттагы сабаклар бер җирдә генә кушылырга тиеш – бәйләм урынында.

Шул ук спираль техникасын кулланып, син үз бакчагызда үсә торган чәчәкләрдән дә менә дигән букет ясый аласың. Эустома урынына ясмин чәчәген файдаланып була, ә альстромерияне нәфис төсләрдәге флокслар алыштырыр.

[gallery size="full" ids="3556,3548,3549,3550,3551,3552,3553,3554,3555,3557,3558,3559,3560,3561,3562"]

2.Букет ачык кызыл төсләрдә эшләнә. Букет өчен түбәндәге чәчәкләр кирәк:

5 роза

3 гербера

1 эустома

1 гипсофила

2 аспидистра яфрагы

Букет шул ук спираль техникасы буенча җыела.

Б1 Сул кулыңа сайлап алган розаны тот. Уң кулың белән аңа куаклы хризантема чәчәген куй.

Б2 Кызыл розалар, саргылт-кызыл гербералар, ак эустома, яшел куаклы хризантема, кечкенә гипсофила чәчәкләре.

Б3 Шул ук кулың белән  роза сабагын, гербера чәчәген һәм гипсофиланы өстә.

Б4 Эустома ботагын кушып җибәр.

Б5 Композициягә яшеллек бирер өчен аспидистра яфрагын файдалан. Ул яфракны ике туры вертикаль өлешкә бүләргә кирәк.

Б6 Бер өлешен, үз ягыңа бөтереп, степлер белән беркетеп куй.

Б7 Икенче ягын каршы якка бөтерергә кирәк. Шулай ук степлер белән ныгыт. Яфракларны гербера белән тоташтыр.

Б8 Букетны челтәр сетка белән әйләндереп ал. Әлеге төсләр гаммасына аксыл яшел сетка туры килер. Сеткага үзең теләгән форма биреп куй. Степлер белән тоташтыр.

Гербералар таба алмасаң, борчылма. Гербера чәчәкләрен дәлия (георгин) яки цинния алыштыра ала. Бер-ике гладиолус өзеп, букетыңа өстәсәң, ул яңа төсләр белән күзләрне иркәләр!

[gallery size="full" ids="3582,3565,3567,3569,3571,3573,3575,3577,3579,3584"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев