Логотип Идель
Ялкын

ТССС, КЫЗЛАР!

 Аулак өй! Кызларның күңел тәрәзәсе ачыла торган үзенә бер рәхәт, күңелле һәм сихри урын бит ул! Әле Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»е, әле Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е, анда җиткән кызлар җыелган аулак өйләр күз алдыннан йөгереп узды. Аһ! Модалар гына үзгә шул!

 

Вәт бүген кич кызык булачак ичмасам! Гөлшат аулак өйгә чакырды! Әти белән әнине ничек тә майларга кирәк. Бакчада чүп утадым, өйне җыештырдым, идән юдым, 3 көянтә су алып кайттым, ашка бәрәңге әрчедем... Булды! Көтү кайтып эңгер төшкәч, дус кызларга элдерттем.

Толымнар урынына – миндә карэ чәч, бәби итәкле озын күлмәк урынына – мини-итәк, аеллы киң каеш, аякта да читек түгел – ак босоножкалар... Юк, мин Мәйсәрәләргә түгел, «Кавказская пленница»га ныграк охшаганмын, ахрысы. Булса соң! Кызлар кайсы чорда да бер үк инде ул! Хыялый, кыбырсык, серләшергә ярата, егет халкы турында әллә ниләр белмәкче, алай гынамы – шуларның башын әйләндермәкче! Сизеп торам: бүген дә сүз алар турында булачак!

Әнекәйгенәм! Фәнүзә, Гөлсинә, Әлфия, Рамилә, Гүзәл инде мондалар. Ә сүзләре – соңгы мода, яңа җырлар, укылган китап һәм... малайлар турында!

Әнә, Гөлшатның шигырьләр язуына да, отличница булуына да, физика буенча республика олимпиадасына  баруына да, хоккей дип ушы китүенә дә (әйтәм җирле, гел Харламов та Мальцев дип кенә тора!) УЛ сәбәпче, ди, имеш! Димәк, димәк... Йөгерү буенча район спартакиадаларында катнашуым, волейболда шәп подача бирүем, малайлар белән футбол тибәргә яратуым... шулай ук юкка гына түгел. Чынлап! Берәүләрнең: «Синең характер малайларныкы кебек!» дигән мактау сүзе әнә нишләтә кыз баланы!

Йә, ярар, әйдә, тыңлыйк, ахириләр ни сөйли? Малайларга гына хас сыйфатларны, алар өчен табышмак тоелган сорауларны энәсеннән җебенәчә тикшерәбез. Һәм, кроссворд чишкәндәй, җавапларны да тезеп кенә барабыз. Миңа калса, бу егетләр өчен шәп хрестоматия булырлык.

 

Ни өчен кызлар

...егетләр янына свиданиегә соңга калып килә?

  • Чат ябыша бу, дип уйламасын тагын. Горур булып күренергә кирәк!

  • Кызлар көттерергә, ялындырырга тиеш, дип әйтте апам.


... 90-60-90 үлчәменә омтылып, диетада утыралар, модельләр кебек 175 см күренер өчен, биек үкчәле туфли кияләр.

  • Атаклы ир-егетләр һәрчак модельләрне сайлаган!

  • Романнардагы яки кинолардагы образларга охшарга тырышу бездә бик көчле!


... духи сибелгән кулъяулыклары белән борынны кытыклыйлар.

  • Юри кулдан төшереп җибәрер өчен! Ә егет, иелеп алып, сиңа тоттыра... (Танышу өчен менә дигән очрак!).

  • Ул кайчан да булса барыбер егет кулына күчәчәк, ялгыш «онытылып» аңарда калачак һәм кызны гел искә төшертеп торачак!


... озын буйлы егетләргә гашыйк була.

  • Алар – көчле, алар яклаучы булып күренә. Алар ышыгында син нәфис күбәләккә әйләнәсең!

  • Гел түгел! Озын буйлыларның да төрлесе була!


... эчтән сызып, ай яктысында хисләрен көндәлегенә генә түгүче малайга көлеп кенә карый.

  • Җебегән малайлар түгел, тәвәккәл егетләр ошый безгә!


... бик эмоциональ, төсләрне куертырга яраталар.

  • Һәр вакыйганы, акылдан бигрәк, йөрәк белән кабул итәргә яратабыз.

  • Егетләр өчен генә ул йә кызыл, йә ак, йә зәңгәр... Без исә сөтле чәй төсе, фил сөяге төсе, әфлисун төсе, аквамарин дип тезеп китәбез.


... үзләрен шәп итеп күрсәтер өчен ниләр генә уйлап чыгармый!

  • Башкалардан өстенрәк икәнне сиздерәсе, көтелмәгән яктан ялтырап китәсе килү барыбызга да хас!


... комплимент  әйткән егетләрдән биһуш.

  • Ә сез кызлар «колаклары белән» яратканны белмисезмени әле?!


...Уф, тагын күпме шулай телгә салынып утырыр идек әле!.. Капка төбендә мотоцикл фаралары бер янып, бер сүнеп алды, тәрәзә төбендә сызгырган тавышлар ишетелде. Җырлый ук башладылар:

Кояш баткач, ай калыккач,

Турыгыздан үткәлим.

Ник тәрәзә пәрдәләрен

Күтәрмисең, үпкәлим...

Чырык-чырык көләбез.

  • Тссс, кызлар! Егетләр килгән!


Ярымпышылдап әйтелгән шушы серле сүзләрдән соң, без әле генә үзләрен тикшерүдән туктап, шулар белән йолдызлар санарга чыгып чабабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев