Логотип Идель
Ялкын

"ӘТИ-ӘНИЕГЕЗДӘН АКЧА УРЫНЫНА ХӘЕР-ДОГА СОРАГЫЗ!"

Телевизордан «Ә хәзер Зөһрә Сәхәбиева җырлый» дигәнне  ишеткәч, өебездә әллә нәрсә башлана. Иң элек әбием телевизорның тавышын максимумга куя, аннары әнием дә, кухнядагы эшен ташлап, залга йөгереп керә. Өйдәге бар кеше бер бүлмәгә ‒ Зөһрә апаны тыңларга җыела. Шуңа күрә бу юлы кем белән әңгәмәгә баруымны ишеткәч, алар миннән үлеп көнләште...

Әтиемнең малае, әниемнең кызы идем

Әтием Бөек Ватан сугышыннан каты яраланып кайтып, шактый еллар узгач, әнием белән алар инде башка балалары булмас дип яшәгәндә, Аллаһы Тәгалә үзләренә кинәт кенә мине биреп куйган. Миңа кадәр дә 4 кызлары булгач, малай көткәннәрдер, дип уйлыйм. Әтием гел әйтә иде: «Син туган елны без беренче тапкыр икмәккә туендык». Ул вакытта иң олы апама инде 20 тулып килгән, калганнарына ‒ 17, 12, 10ар яшь булган.

Төпчек булгач, иркә идем, ләкин эш мәсьәләсендә бер дә иркәләмәделәр, хезмәт тәмен белеп үстем. Апалар шәһәргә китеп, үз тормышларын коргач, әти-әнием янында мин генә калдым. Әтиемнең ‒ малае, әниемнең кызы булырга туры килде: печән дә чаптым, ат та җиктем, утын да ярдым, әтиемә сарай төзергә дә булыштым, әниемә өй эшләрен дә эшләштем... Әтием, картайган көнемә тормышыбыз нык булсын дип, балаларын борчымыйча яшәр өчен, бик күп көч куйды. Олыгаеп кына алып кайткан кызлары булгач, алар, күрәсең, үстереп бетерә алмасак, нишләр бу бала, ятим калмасмы, дип, минем өчен курыкканнардыр. Минем үземнең дә кечкенә чактан иң курыккан әйберем – кайчан да булса әти-әниемнең бу дөньядан китәчәген уйлау иде. Аллаһы Тәгаләдән һәрдаим аларның исән-сау булуын сорый идем.

«Борчылмагыз, аланында ул!»

Үземне күпме хәтерлим, гел җырлап йөрдем. Авылыбызга терәлеп үк торган урманда минем чыгып җырлый торган аланым да бар иде. Йөгереп чыгып китәм дә теге аланга, кеше күрмәгәндә, рәхәтләнеп җырлыйм. Мине югалтсалар, әнием, бер дә исе китмичә әйтә торган булган: «Борчылмагыз, аланында ул».

Мәктәптән кайткач, дәресләремне тиз генә әзерләп ташлый идем дә, өй эшләренә керешә идем. Шулай итеп, өй дә чиста-пөхтә, сабагым да укылган. Башта бөтен фәннәр дә җиңел бирелде. Әмма 6нчы класста, кызамык белән авырып китеп, ике атна уку калдырганга, математиканы аңламый башладым, «4»легә төштем. Шуннан бу «4»ле беркайчан да кире «5»легә әйләнмәде.

Кечкенә авыл баланы бик нык тәрбияли. Бала өчен иң зур хәсрәт ‒ ата-аналар җыелышында синең турында берәр начар сүз әйтүләре. Аны шунда ук бөтен авыл белеп ала. Шуңадыр, мин гел яхшы укырга тырыштым. Авыл китапханәсендә ниләр бар – барысын да укып чыктым. Әдәби китапларны мин күбрәк төнлә укый идем.

Өебездә дә китаплар күп иде, әтием дә, әнием дә укымышлы кешеләр, икесе дә мәдрәсәдә укып чыкканнар. Әнкәм Тукайны яттан сөйли иде, сөйли генә түгел, көйли. «Сак-Сок», «Йосыф-Зөләйха»ларны мин беренче тапкыр аңардан ишеттем. Әтием пәйгамбәрләребезнең тарихларын сөйләп үстерде безне. Әти-әнием ярдәме белән мин дә динне үз иттем. Нәселебездә җиде буында да муллалар булган. Әтием дә, авыл халкы үтенече буенча, колхоз эшен калдырмыйча, мулла вазифасын үтәде.

Әнием искиткеч моңлы тавышлы иде. Тавыкларны чакырганда да тавышындагы шул моңга сокланып бетә алмый идем. Әтием тальянда уйный иде. Уйнаганын мин балачакта гына күреп калдым, аннары уйнамый башлады, тальяны да әллә кая югалды... Ә минем бик тә гармун уйныйсым килә иде. Әтидән ялына-ялына гармун алып бирүен сорадым. Әтием әйтте: «Гармун уйнау – кыз бала эше түгел!» Хәзер уйлап куям, ярый әле алып бирмәгән, алса, мин җырчы булып китмәс тә идем, бәлки. Гармунчы булыр идем.

Белемсез җырчы буласым килмәде

Мөселман халкында шундый гадәт булган: төпчек бала, әти-әнисен карар өчен, төп йортта калырга тиеш. Ир балага кагылган бу гадәт. Ә гаиләдә ир бала булмаса? Димәк, мин калырга тиешле? Бу хакта уйланып үстем. Медицина училищесына укырга керүемнең сәбәбе дә шул булгандыр. Авылыбыздагы фельдшер миңа бик ошый иде. Һәрвакыт чиста ак халаттан, йомшак табигатьле, мин аны фәрештә кебек итеп күрә идем. Училищены тәмамлагач, кайтып, кешеләргә дә ярдәм итә алырмын, төпчек баланың бурычын да үтәрмен – әти-әниемне карап яшәрмен, дип уйлый идем. Ләкин тормыш планнарымны үзгәртте. Ул чакта син, диплом алгач, аны аклар өчен, профессияң буенча 5 ел билгеләнгән урында эшләргә тиеш идең. Мине Казанда калдырдылар.

Училищеда укыган вакытта Рәис Сафиуллин җитәкчелегендәге үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрдем. Менә шушы еллар тормышымның агышын 180̊ ка борды да куйды. Җитәкчебез Рәис абый: «Сиңа, һичшиксез, вокал буенча укырга кирәк, сеңелем», ‒ дип үгетләде һәм мине моңа ышандырды. Ә минем белемсез җырчы буласым килмәде. Шулай итеп Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Имтиханда җырчыларны консерваториянең ул чактагы ректоры Нәҗип Җиһанов үзе тыңлады һәм сайлады. Башта миңа кыенрак булды. Пианино артында үскән шәһәр баласы белән тиңләшеп буламыни?! Шуңа күрә бик нык тырышырга туры килде. Төнлә хастаханәдә эшләп, көндез консерваториядә укыдым.

«Доктор Айболит»

Рус телендә аралашу авыр бирелә иде. Күңелемдә балачактан бер истәлек калган: 1нче классны тәмамлагач, Казанга кунакка алып килгәннәр иде, шунда бер рус малае исемемне сорады. Мин аңа ятланган тулы җөмлә белән: «Здравствуйте! Меня зовут Зухра, я перешла во второй класс», ‒ дидем һәм, бу малай тагын берәр нәрсә сорамасын дип, тиз генә сыпырту ягын карадым... Училищеда берьюлы фәннәрне үзләштерергә дә, рус телен өйрәнергә дә туры килде.

Консерваториядә укыганда, бәләкәй генә бүлмәдә 4 кыз тордык. Стипендиябез 40 сум, тулай торак өчен 2-3 сум түлисе. Һәр бүлмәдә фортепиано тора, аңа гел чират. Медучилищеда тулай торак юк иде, шуңа күрә консерваториядә тулай торак булгач, минем өчен бу зур шатлык булды. Караватың үзеңнеке, үзеңә-үзең хуҗа, ирекле син!

Тулай торакта мин «Доктор Айболит» кебек идем, берәр нәрсә булса, ярдәмгә мине чакыралар. Бөтен дус кызларымны укол ясарга өйрәтеп чыктым. Алар миңа гомер буена: «Рәхмәт, Зөһрә, балаларыбызга укол ясарга кушсалар, әллә кая барып тормыйбыз, үзебез ясыйбыз», ‒ дип, гел рәхмәтләр укыды. Хәзер дә туганнарымны да, дусларымны да дәвалыйм.

Мәхәббәт? Юк, мин җитди!

Оялчан идем. Үсмер чагымда кемгә дә булса карата күңелемдә җылы хис уяна икән, ул белмәсен, төшенмәсен, дип, хисләремне тышка чыгармадым. Оят барда, хая бар, хая барда, иман бар, дип юкка әйтмиләрдер. Хәзер шуңа сөенеп бетә алмыйм, дөрес эшләгәнмен.

«Яратам», «көтәчәкмен» дип, берәүне дә армиягә дә озатмадым. Үземә гашыйк булсалар, сизенә идем, тик гел күрмәмешкә салыштым. Малайлар белән очрашуларга, свиданиеләргә йөрү уйда да булмады! Әти-әниеңә ишетелсә, кеше белсә, бетте баш! Кулга-кул тотынышып, матур гына очрашып йөргән яшьләр бар иде юкса безнең чорда да. Ә мин, кечкенәдән Шекспирның мәхәббәт тарихларын укып чыккан кеше, хисләремне гел йөгәнләп яшәдем. Хисне белдерсәң, теге кешедә дә сиңа карата хис уянуы ихтимал бит. Ә минем мәхәббәтем чын булырга тиеш иде, гаилә корырлык. Әле укыйсым бар, кеше буласым. Тормышта үз юлымны табуны һәрвакыт хиссияттән өстенрәк куя идем. Мин ‒ практик, өстәвенә максималист та.

Бер егет бишенчедән алып сигезенчегә хәтле мине үлеп яратты. Аның партасы алдарак, минеке арттарак, дәресләрдә алдына кечкенә көзге куеп, гел мине күзәтеп утыра бу. Җен ачуларым чыга иде шуңа! Әле тагын, озын тәнәфескә чыкканда, мине еш кына җырлаталар иде. Теге малай йотлыгып-йотлыгып тыңлый инде мине. Тагын берсе бәйрәм саен минем китап эченә котлау открыткалары сала иде. Бу романтик та күңелемне уятмады. Әгәр кешене яратмыйсың икән, моны әйтергә кирәк. Юкка өметләндереп, интектереп йөртү – матур гамәл түгел. Суынсын ул, үзенә башка пар эзләсен.

Ә аннары мин Хәйдәргә юлыктым – гомерлеккә.

«Кояш чыкты!»

Хәйдәрнең холкы тиз кабынучан, тиз сүнүчән, ул минекенә бөтенләй охшамаган гаиләдә үскән... Кыскасы, бөтенләй минем төсле түгел инде! Башта мин аны бик үк ошатып та бетермәдем. Ярар соң, килгән ди консерваториягә озын буйлы бер баһадир егет, шуннан? Ә бер тапкыр нәрсәдәндер оялып, читенсенеп калуын күреп алдым да, аның да гап-гади кеше икәнлеген аңладым. Нәрсәдер үзгәрде миндә шул мизгелдә. Үзе миңа башта ук күз салган булып чыкты. Бервакыт, авырып, берничә көн укырга килә алмадым. Килгән көнемдә үк Хәйдәр, шатланып, хисләрен тыя алмыйча, бөтен курсташлар алдында: «Кояш чыкты! Кояш чыкты!» ‒ дип оран салды...

Спортсмен, штангист иде ул. Кирәк булса, сугышудан да курыкмый иде. Консерваториянең намусын саклар өчен КАИ малайлары белән сугышканы булды. КАИда ул заманда бик хәтәр группировка бар иде, үзләрен әллә кемгә куеп, бүтән ВУЗларга бәйләнеп йөри торган бер өер егетләр. Шулай бер кичне, консерваториядә бәйрәм вакытында, тегеләр килеп кергән. Хәйдәр аскы катта дежур торган чакка туры килгәннәр. Бәйләнә башлаганнар, Хәйдәр боларга каршы торган, тегесен тукмап аткан, монысын... Аның чәчләре куе бөдрә иде бит, тегеләр, җиңә алмагач, шул бөдрәләренә ябышканнар. «Чәчкә ябышмасалар, бөтенесен сытып ташлый идем», ‒ дип тузынды соңрак Хәйдәр. Каты гына эләккән иде үзенә.

Тегеләрнең башлыгына яңадан бергә-бер очрашу билгеләгән булган. И, курыкканнарым шул чакта! Хәйдәргә күрсәтмичә генә артыннан киттем. Ул алдагы троллейбуста бара, мин ‒ арттагысында. Билгеләнгән урынга барып җитте бу, шактый гына көтеп торды ‒ берәү дә юк. Шуннан кинәт мине күреп алды. Килмәделәр, яңадан бәйләнмәделәр, Хәйдәр дә жалоба-фәлән язмады.

Безнең мәхәббәт афишаларда яшәмәде

Хәйдәрнең операда җырлаган партияләреннән иң яратып башкарганы Отелло паритясе иде. Аңа Отелло образын уйнап торасы да юк кебек, ул үзе чын Отелло иде. Вердиның бу операсы да, әйтерсең, махсус аның өчен язылган. Отеллоны көнчегә саныйлар. Көнче түгел, артык ышанучан булган ул. Яго аның шул сыйфатын тоеп ала да, алдап, трагедия хәленә җиткерә. Хәйдәр дә намуслы, эчкерсез, ышанучан, тыштан караганда усалрак кебек күренсә дә, асылда бала кебек нечкә күңелле, самими иде.

Хәйдәр беркайчан да миңа сәхнәгә чәчәкләр менгермәде. Өйдә – әйе, концерт беткәч, соңыннан – әйе, ә сәхнәдә ‒ юк... Кеше алдында «ялтырау»ны сөйми иде ул. Хәзер бит шундый заман: кайбер «йолдызлар», бәби алып кайтсалар да, аны тотып фотоларга төшәләр һәм афишаларга куялар. Очсыз популярылыкка омтылуның сәнгатьне дә очсызландыруын аңласак иде. Без шәхси тормышыбызны афишаларга чыгаруны оятка санадык.

Бервакыт мин Шамил Маннаповның бер шигырен укып, бик ошаттым. Махсус Хәйдәргә багышлап җырлар өчен, Рөстәм Яхиннан шул шигырьгә «Рәхмәт сиңа» дигән романсын яздырдым. Халык алдында кем өчен язылганын әйттем дә. Хәйдәрне бу хәл уйландырды, ахры. Бу җырга лаек та булырга кирәк бит инде, дип куйды. Шуннан соң, Уфада бу җырымны ишетеп, Расих Ханнанов, Хәйдәр дә миңа багышлап җыр җырласын өчен, шигырь язган. Рим Хәсәнов аны шунда ук көйгә салган. Шундый матур җыр килеп чыккан, ә Хәйдәр аны башкарудан баш тартты, оялды. «Ничек инде үз хатының турында җырлап йөрисең?! Ул бит шәхси хисләр, яшерен, алар үзеңнеке генә булырга тиеш!» ‒ диде. «Сверхәдәпле» кеше иде Хәйдәр.

Бергәләп төшкән соңгы телевизион язмабыз «Бер алманы бишкә бүләек» дигән тапшыру өчен әзерләнгән «Асыльяр» җыры булды. Язмада Хәйдәр, «Аерылмаек дускаем» дип җырлаганда, йомшак кына мине җилкәмнән тота, ә мин анда да ике арага кулымны кыстырырга өлгергәнмен. Язманы студиядә карагач, Хәйдәргә әйтеп куйдым: «Карале, берәү булса, иренә елышкан булыр иде, иңенә башын салыр иде. Артистично булыр иде...» Хәйдәр кыска гына итеп: «Синең бит показуха түгел!» – диде.

Өй архивыбызга Хәйдәрнең язмаларын табып, җыеп тупладым.  Язмалар бихисап күп, күбесен дискларда чыгарсам да, архивта калганы да шактый әле. Ул үзе бу язмаларын ошатып бетерми иде, йә тавыш көйләнеше ошамый, йә тагын берәр нәрсә. Аларны яңадан яздырырга җыенып йөрде. Үз-үзенә артык таләпчән кеше иде Хәйдәр. Хәтта 5 000 тиражлы альбомындагы язмаларын яндырмакчы булды. Чөнки Хәйдәрнең җырларын үзе теләгәнчә язмаганнар иде. Менә хәсрәт безнең өйдә! Хәйдәр, беренче дискны тыңлагач та: «Аннулировать итәм! Яндырам!» ‒ дип кычкырды. Ә ул әйтсә, эшләргә дә күп сорамас! Өлгермәде. Мин ул дискларны, аның үлеменнән соң, алып кайттым. Яндырмадым...

Иҗатчылар яшәгән йорт

Без Татарстан урамындагы 7нче йортта яшәдек. Күренекле сәнгать әһелләре яшәгән атаклы йорт ул. Икебез дә җырчылар булгач, без, әлбәттә, өйдә репетицияләр үткәрә идек. Башка йорт булса, күршеләр күптән жалоба язарлар иде инде. Без бу яктан уңдык. Бездән өстә гаиләсе белән күренекле режиссёр Празат Исәнбәт яшәде. Аның өске катында – язучы Фаил Шәфигуллин белән шагыйрә Эльмира Шәрифуллиналар гаиләсе. Каршы фатирда гына опера җырчысы Рәхилә Мифтахова яшәде. Өстәге күршеләребезнең тагын берсе – шагыйрь Зөлфәт һәм Фирая ханым. Җырлавыбызны ишеткәннәрдер инде, билгеле, бөтен подъездга ишетелгәндер ул! Ләкин берсе дә беркайчан да ризасызлык белдермәде.

Алар гаепле түгел!

Мин бүгенге көн җырчыларының күпчелеген, тавышы һәм таланты җитмәгән килеш, сәхнәгә чыгып «йолдыз» булдык дип хаталанулары өчен жәллим. Крылов мәсәлендәге күбәләкне хәтерләтә алар миңа. Берәр уку йортына кереп, белем аласы, нәрсәгәдер өйрәнәсе урында кадерле яшь гомерләрен заяга уздыралар, төпле белем алып, һөнәр дә үзләштермичә калалар. Юк, мин аларны гаепләмим. Мин аларны сәхнәгә чыгарган кешеләрне тәнкыйтьлим. Яшь кеше гаепле түгел, ул бит үз-үзенә әле бәя бирә алмый, ул телевизор экранында матур күлмәкләр киеп сикереп йөрүчеләрне күрә дә, шуны сәнгать дип уйлый. Ә сәнгать ул – бик авыр хезмәт, һәм бик авыр йөк. Җиңел булса, аны һәркем күтәрә алыр иде.

[gallery size="large" ids="2945,2939,2942,2943,2948,2938,2946,2944,2947,2941"]

Язма "Ялкын" журналы архивыннан алынды, 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев