Логотип Идель
Ялкын

ТАВЫШЫҢ ХӨР БУЛСЫН: ТАВЫШ КӨЧЕ ТУРЫНДА

Тавышың хөр булсын: әгәр укытучы тавышыңа зарлана башласа, мондый фактлар белән уртаклаш! Җир шарында гомер кичерүче һәр халыкның тавышы, бармактагы эзләр кебек, үзенчәлекле, кабатланмас үзлекләргә ия. Белгечләр сүзләренә колак салсак, тембр – обертоннарга бәйле булган тавышның бизәге. Обертоннарны рәсем сәнгатендәге төрле  төсмерләр белән чагыштырып була.





  1. Тавыш көче.1




Тавышның көчен децибелларда үлчиләр. Мисал өчен: пышылдап сүз әйтү – 30 децибел, ә ярсып кычкыру – 60 дБга тиң. Тавыш көчен бүлеп тә карыйлар икән: гади концерттагы тавыш – 90 дБ булса, опера җырчыларының тавыш көче кайбер вакытта 110-130 дБга кадәр җитә, алай булмаса, күп кеше саныннан торган оркестрны каплап бетереп булмас иде. Чагыштырмача, ашыгыч ярдәм машинысының сирена тавышы – 100-120 дБ, ә “Конкорд” пассажир очкычы, күтәрелеш юлыннан барганда, 130 дБ шау чыгара.





  1. Тавыш киңлеге




Ир-атның тавышы ике ярым октавага сыя, ә хатын-кызның – өч октавадан да күбрәк булырга мөмкин. Югары тавышның чиге булып өченче октаваның “фа” нотасы тора, ул В.А.Моцартның “Царица ночи” ариясендә җырлана. Мисал өчен, татар опера җырчысы Хәйдәр Бигичевның ике октава һәм кварта киңлегендәге тавыш диапазоны барлыгы билгеле, М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрында драматик тенор партияләрен бердәнбер башкаручысы ул булган.





  1. Паспортта сопрано, альт, бас, тенор...




Иске Италиядә һәр кешенең алган паспортында аның тавыш тембры да исәпкә алынып, теркәлгән булган. Италиялеләр фикеренчә, тембр – табигать тарафыннан бирелгән кабатланмас бүләк, һәм аны берничек тә үзгәртеп булмый.





  1. Тавыш – визит карточкасы.4




Дөньяның күп кенә эре банк компанияләре сейфларны хуҗаларының тавыш тембрларына карап программалаштырганнар. Әйтик, ниндидер тон “кыекка авыша” икән, сейфның ишеге беркайчан да ачылмаячак. Атаклы пародия осталары бик тырышсалар да барып чыкмас, техника заманы тавышның нечкә микродулкыннарнын мизгел эчендә танып ала икән.





  1. Тавышны иминиятләштергән җырчылар




Дөньяда иң беренчеләрдән булып тавышын 1 млн долларга иминиятләштергән Алман һәм Америка җырчысы –  Марлен Дитрих. Безнең илдә дә әлеге ысул популярлашып киткән, мәсәлән, “Россиянең алтын тавышы” Николай Басков тавышын иминиятләштерә: җырчы тембрын югалткан очракта, компания аңа 2 млн доллар түләргә тиеш була. Витасның тавышы Америка компаниясендә 2,5 млн долларга иминиятләштерелгән. Рок-н-ролл йолдызы Тина Тёрнер сәхнәдә 47 ел җырлавына карамастан, тавышын 3млн 200 мең долларга иминиятләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев