Логотип Идель
Ялкын

ТАТАРСТАНГА МӘХӘББӘТ АҢЛАТЫР ВАКЫТ

Моның өчен күп сүзләр дә кирәкми, бары бер селфи җитә! Татарстанда «Җиңүчеләр командасы» фотоконкурсы башланды. Ул  - Татарстанга мәхәббәт тоеп, аның табигатен, йола-гадәтләрен, анда яшәүчеләрне яратучылар өчен.


  • Тормышыңны фотодан башка күз алдына да китерә алмыйсың икән,



  • Фотоларны кая барсаң - шунда, телефонга да, фотоаппаратка да төшереп йөрисең икән,



  • БУ КОНКУРС СИНЕҢ ӨЧЕН!



ди оештыручылар.

Фотографияләр төрле жанрда булырга мөмкин: пейзаж, гаилә портреты, репортаж һәм хәтта селфи да. Нәтиҗәдә, йөзләгән фотосурәтләр Татарстанның бердәм портретын тәшкил итәчәк.

«Җиңүчеләр командасы» фотоконкурсын оештыруны «Яшь Гвардия» яшьләр оешмасы тәкъдим иткән. Аның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Динар Бариев «Сәләт» форумында катнашучыларны да үзләренә кушылырга чакырган.

Шулай итеп, конкурс өчен беренче селфи 13 июльдә «Сәләт» форумы мәйданчыгында ясалды.

[caption id="attachment_9018" align="aligncenter" width="937"]ТАТАРСТАНГА МӘХӘББӘТ Ринат Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән[/caption]

Бу - «Татарстан командасы» иҗтимагый инициатива активисты Ринат Садыйков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фотосы.
«Татарстан - безнең илнең иң тиз үсүче төбәге. Аның уңышлары күпмилләтле халкыбызның һәм аның лидеры, республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның киңкырлы хезмәтенә бәйле. Шуңа күрә аның белән фотоны мин Татарстанның уңышлары турындагы номинациягә тәкъдим итәм», - ди Ринат Садыйков.

Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен кирәк:

Татарстанга мәхәббәт аңлаткан, хисеңне чагылдырган фотосурәт төшерергә;

фотоны #командататарстана, #командапобедителей хэштеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга;

15 августка кадәр http://fototatarstan.ru сайтына юлларга.

Иң яхшы фотосурәтләр күчмә фотокүргәзмәдә катнашачак һәм бүләкләнәчәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X