Логотип Идель
Ялкын

Татарстан Республикасы Кубогына йөзү

Бүген, 9 июнь конне «Су спорт төрләре сараенда» йөзү буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар үтә. Ярышта 250 спортчы катнаша. Алар Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Лаеш, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Казаннан. Хөрмәтле кунаклардан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Александрович Леонов, Татарстан Республикасы Йөзү Федерациясе президенты Азат Кыямович Хамаев һәм ярышның төп казые Лев Алексеевич Камешков аталган.


butterfly_racing_211111111Ярышның үзенчәлеге - vip йөзү стратлары. Монда Владимир Александрович Леонов, Татарстан Республикасы йөзү Федерациясе вице-президенты Акчурин Эрик Фагмиевич, МЧС төп дәуләт инспекторы Насыйбуллин Илһам Әдипович, «Спорт проектлар дирекциясе»нең төп секретаре Тепавчевич Ранко Славкович, «Теннис Академиясе» директоры Ногъманов Равил Уелович, «Акчарлак» йөзү бассейны директоры Ионов Игорь Николаевич, «Синтез» ватерпол командысының төп тренеры Зиннуров Ирек Хайдарович һәм «Данафлекс» компаниясенең генераль директоры Бәширов Айрат Робертович (нинди озын исемлек, ә!) көч сынашачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев