«ТАГЫН БЕР ЧЕМПИОН»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында ир-атлар арасында баттерфляй белән 50 метрга йөзү финалы төгәлләнде.22.97 секунд күрсәткече белән финал йөзүендә француз спортчысы Флоран Манаду алтын медаль яулады. Көмешне Бразилиядән килгән Николас Сантос алды, бронзаны венгр Ласло Чех һәм поляк Конрад Черняк бүлештеләр.

Французның җиңүе көтмәгәндә булмады, чөнки ул, Николас Сантосны артта калдырып, иң әйбәт квалификация вакытын күрсәтте. Алар артыннан финалга кадәр нәкъ менә Чех, ә дүртенче булып - Черняк бардылар. Йөзүчеләр катнашучылар составын да, үзләренең пьедесталда урнашу тәртипләрен дә кабатладылар

ДЧ-2015. Йөзү.

Ир-атлар. Баттерфляй. 50 м.

1. Флоран Манаду (Франция) – 22.97

2. Николас Сантос (Бразилия) – 23.09

3. Ласло Чех (Венгрия) – 23.15 һәм Конрад Черняк (Польша) - 23.15

3 август. Казан. "Казан Арена".

 

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    747
    0
    0
  • 3 апрель 2021 - 16:45
    ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
    441
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    375
    0
    0

Блоглар