Логотип Идель
Ялкын

«ТАБИГАТЬНЕ САКЛАРГА ӨНДӘДЕК»

Мәктәбебездә укучыларга төрле юнәлештәге тәрбияви чаралар гел үткәрелеп тора.


Узган ел “Якташ язучыларыбыз” почмагын ачканда, аларның иҗатларын өйрәнеп, китап укучылар конференциясен үткәрүне максат итеп куйган идек. Шуны истә тотып, якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” дип исемләнгән конференция үткәрдек. Төп максат итеп табигатькә карата сак караш, андагы барлык җан ияләренә мәхәббәт тәрбияләү бурычын куйдык.


Бу чарада шәһәребезнең Ф.Шәфигуллин исемендәге милли китапханә хезмәткәре дә катнашты. Ул язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында һәрбер баланың күңеленә барып җитәрлек итеп искиткеч матур сөйләде. Шулай ук мәктәбебезнең география укытучысы Татарстаныбызда Елгаларны һәм сулыкларны саклау елы уңаеннан укучыларга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде.


Конференциягә килгәндә, ул бик җанлы үтте, чөнки һәрберебез дә бу әсәрне бик яхшылап укып чыккан идек. Повесть искиткеч матур телдә язылган, үзебез дә сизмәстән әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр геройларның маҗаралы тормышына кереп киттек. Конференция барышында үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык, аерым өзекләрне бергәләп укыдык һәм аларны анализладык. Без барыбыз да бу конференциядән бик канәгать калдык.


Ә инде чарабызны йомгаклап, табигатьне сакларга, сулыкларны пычратмаска, кошларны - хайваннарны рәнҗетмәскә дигән карарга килдек, һәрвакыт аның яклы булырга сүз бирдек. Сезгә дә: “Табигатебезгә карата рәхим – шәфкатьле булыгыз!”- дип эндәшәсем килә.DSCN2538


Вәлиева Гүзәл, Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев