Логотип Идель
Ялкын

ТӨП ГЕРОЙ, ҺӘЙ, СИН КАЙДА?

Төп герой, һәй, кайда син? Йорт салуның ние бар дигәндәй... Сез кино төшердегезме соң инде? Кемнәрдер конкурсларга да җибәреп өлгергәндер, әйеме? Өлгермәгәнсез икән, борчыласы түгел! Бу саннан без кино серләренә бергәләп төшенә башларбыз.

Һәр кызык фильмның үзәгендә бер кызыклы герой була. Аны әле төп герой дип тә йөртәләр әле. Менә шул геройны дөрес табу фильмның уңышын билгели дә инде. Әйдәгез, аны бергәләп эзләп карыйк.

 

Син "лузер"ларны яратасың!2


Игътибар иткәнсез микән, төп геройның ниндидер кимчелеге булса, без аның өчен ныграк борчылабыз, күңелебезгә якын алабыз. Ник икән? Чөнки тере җан ияләре кимчелексез булмый. Без үзебез дә бит идеаль затлар түгел, һәркайсыбыз ниндидер өлкәдә лузер. Шуңа күрә фильм герое "терелеп" китсен өчен, аның бер төп кимчелеге булырга тиеш.

Мин үзем Су анасы турында кино төшерергә булдым. Ник дигәндә, беренчедән, Габдулла абыйның 130 яше якынлашып килә, ә икенчедән, Су анасы - бик чибәр кыз. Һәм барлык чибәр кызлар кебек үк, минем Су анам да физкультура дәресләрендә тырай тибеп йөргән. Шуңа ул ни рәтләп ераклыкка сикерә алмый, ни җүнләп йөгерә белми, канатка менү, "кәҗә" аша сикерүләрне әйтәсе дә юк инде. Яратмый ул андый нәрсәләрне. Бөтен проблемалары да шуннан! Моннан күп еллар элек шул йөгерә белмәве аркасында шундый шәп алтын тарагыннан колак каккан ул.

 

Үткәндә калган тарак


Геройның гомерлек җан газабын уйлап чыгару - бер нәрсә, ә инде фильмда күрсәтү - ай-һай кыен икән. Аны бит сөйләп чыгып кына булмый! Мин үзем болай уйладым: фильм башында ук без бер егетнең кулына алтын тарак тотып су буеннан авылга таба җилдергәнен күрәбез. Аның артыннан биек үкчәле туфлиләрендә абына-сөртенә искитмәле чибәр, дулкынланып торган чем-яшел чәчле Су анасы йөгерә. Ләкин аның хәрәкәтләре әкренәйтелеп күрсәтелә. Егет ерагайганнан ерагая бара һәм тәмам күздән югала. Шул вакытта үзенең йомшак караватында чәчләре коточкыч тузган Су анасы куркынып уяна. Уяна, моның төш кенә булуын аңлый, урыныннан тора, суыткычын ачып нидер эзләнә. Бүлмә уртасында торган йөгерү тренажерына күз салган була, ләкин урап уза.

 

Чишелмәгән проблема - гомерлек җәфа


Безнең герой: "Уф, булды, котылдым", - дип уйлап, тыныч кына яши башлаганда, аның алдына кабат шул проблемасын кабыргасы белән турсайтып куярга кирәк. Дөресрәге, фильм нәкъ әнә шул "проблемаларның кире кайтуы"ннан башланырга тиеш тә.

Мин дә үземнең Су анамны бераз интектерергә булдым. Әнә шулай әллә ашарга утырырга, әллә тренажерга менеп басырга белми йөргәндә, моның камышлардан үрелгән котеджына Шүрәле атылып керә. Һәм "Алтын тарак" призына кросс игълан ителгәнен хәбәр итә. Аның алтын тарагына! Ә ул тарак Су анасына бик кирәк, чөнки: 1) аның инде күпме вакыт кеше арасына чыкканы юк - бу кыяфәттә күренергә читенсенә; 2) ул аңа әбисеннән калган тарак - нәсел өчен оят; 3) теге карактан үч алырга да кирәк бит!

 

Каршылыклар чылбыры


Җиңел бирелгән әйбернең кадере булмаганын сез дә, мин дә яхшы беләбез. Шуңа безнең герой да, максатына ирешкәнче, бик күп каршылыклар аша үтәргә тиеш. Беренче каршылыгы бар инде аның - үткәндәге проблемасы ул. Минем йөгерергә яратмый торган Су анасы өчен, мәсәлән, кросста катнашу чамасы юк батырлык һәм ихтыяр көче таләп итә. Моны күз алдына китергәндә генә дә, йөрәге жу итә чибәркәйнең. Ләкин нишләмәк кирәк - башка чарасы юк бит!

Әле моның белән генә бетсә икән: башка каршылыкларны аңа Антигерой булдырып торачак бит!

 

Тискәре түгел, капма-каршы!


Күпчелек очракта без киноларда төп геройны һәм тискәре геройны аерып карарга күнеккән. Ләкин Антигерой тискәре булмаска да мөмкин. Ул төп геройның капма-каршысы гына. Аларның теләк-максатлары төрле, көчле яклары бер-берсен кабатламый. Икесе ике компаниядән, кыскасы.

Сез Габдулла абыйның әкиятендәге "йөзә, чума, башы белән суны сөзә" торган "Мин"не хәтерлисезме? Менә шул мин инде шактый яшәгән, үзе бабай булган, теге кырын эшләре өчен мең кат үкенгән, ләкин таракны кайтарып бирә алмаган. Бик озак эзләгән ул Су анасын. Тик анысы кешегә күренми яшәгәч, таба алмаган инде. Һәм менә хәзер шул таракны приз итеп кросс игълан иткән. Бу кросста аның спотрсмен оныгы да көчен сынап карамакчы әле. Тик менә онык турында без киләсе санда аерым сөйләшербез - Антигерой портретын ясаганда. Ә әлегә үзегезнең төп героегызны эзли торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев