Логотип Идель
Ялкын

«ТӨНГЕ ЯҢГЫР»

Әзерлексез килеш кешеләрне сугышка җибәрү – аларны сату белән бер.


(Конфуций)


Төне буе туктаусыз яңгыр яуды. Ара-тирә күк күкрәгән тавыш Булатны сискәндереп җибәрә. Шкаф артында әбисе дә йокламый бугай. Аның дөбердәгән тавыш ишетелгән саен дога пышылдаганы ишетелә. Аның догасына Булат та кушыла. Ул аларны инде яттан белә. Сугыш башланганнан бирле көнгә әллә ничәшәр тапкыр кабатлый ул аларны. Бик киң күңелле шул аның әбисе. Авылдагы һәр кеше диярлек дошманга ләгънәт укый, ә аның әбисе юк. Сугыш җирләрендә йөргәннәргә исәнлек, авылда аларны көткәннәргә сабырлык сорый ул. Ни өчен алай икәнен Булат әле аңлап җиткерә алмый. Үзе ул бөтен җаны-тәне белән фашист дигән халыкны күрә алмый. Барысына да шулар гаепле. Инде менә аның әтисен дә алып киттеләр...


Таң беленә башлады. Төне буе яуган яңгыр инде туктаган. Кояш күтәрелә. Әтәчләр читәнгә басып беренче “җырларын” сузалар. Булат күзләрен ачты. Әбисе сөт савып кергән. Малай тиз генә сөт йотты да, кечкенә каз бәбкәләрен куалап бакча башындагы күлгә юл тотты. Күлгә бара торган сукмак кырыендагы үләннәр инде яшел келәмне хәтерләтәләр. Бүтән көннәрне иртәнге чыкка чыланмас өчен Булат сукмакның нәкъ уртасыннан бара иде. Бүген исә сукмактан бара торган түгел, балчыгы аяктагы чабатага ябышып җанга тия, аякларны да күтәреп булмый, таш асканнар мени. Ә каз бәбкәләренә нәрсә? Алар чыланудан курыкмыйлар, күлгә таба ничек өлдерәләр! Инде яртысы суга да кереп китте.


Күл буенда бер генә җан иясе дә күренми. Бүтән авыллардагы кебек яшь киленнәр су алырга монда килмиләр. Авыл читендә чишмә бар, суны шуннан гына алалар. Монда көтүдән кайтучы терлек килә иде. Күл тулы була торган иде. Сугыш башлангач, авылда терлек күзгә күренеп азайды. Сыер да сирәк кешедә генә калды. Булатларның да сыерлары бар иде. Әнисе аны савып каймаклар ясый иде. Булат әнисен инде ике ел күрмәде. Булатка сеңел алып кайтырга тиеш иде ул. Ул көнне иртән әтисе аны район больницасына илтә китте. Төн уртасындарак кына кайтты. Каршысына йөгереп чыккан малаен кочаклап озак елады ул. Булат аннан бер ни дә сорамады. Кечкенә күңеле үзе барысын да аңлаган кебек булды. Ул көннән инде бүген ике ел булды. Әтисе дә янында түгел. Аны сугышка алып киттеләр. Әтисе математика укыта иде. Бик белемле кеше. Булат белән алар төрле мисаллар чишәләр иде, ләкин Булатның сәхнәдә җырлыйсы килә. Капка төбендә утырган әбиләргә “концерт” куя иде ул. Бик матур җырлый ул, күрше Әнвәр бии. Әнә үзе дә килә. Бигрәк ябык инде. Тешләре дә зур, куянныкына ошаган. Шуңа күрәдер инде кушаматлары да куян. Кулына нәрсәдер тоткан.


- Кара, Булат миндә нәрсә бар, - аркасы артына яшергән бер такта кисәге тартып чыгарды Әнвәр.


- Нәрсә инде бу?


- Күрмисең мени, танк. Бабаем ясап бирде. Йолдызы да бар. Мин үскәч, шундый танкка утырып бөтен фашистны кырып бетерәм әле.


Булат берни дә әйтмәде. Танк ясап бирергә аның бабасы да юк. Әтисе дә янында түгел. Булат бик үчекте:


- Мондый танк буламы? Кеше көлдереп йөрмә, бар. Син танкка керә дә алмаячаксың, тешең комачаулар.


Әнвәрнең күңеле төште. Иртә җиткәнне түземсезләнеп көтте бит ул. Шул танкны күрсәтеп бөтен авыл малаеның күзен кыздырасы килде. Инде шуңа утырып бөтен фашистны кырып бетереп, сугыш кырына киткән барлык ирләрне төяп алып кайтыр иде. Авыл уртасына килеп туктар иде, күрше урамдагы Динә аңа сокланып карап торыр иде. Булатның әтисен үз янына утыртып алып кайтыр иде. Болай булгач, юк инде. Җәяү кайтсын әтисе.


Әнвәр борылды да, авыл ягына таба сыптырды. Булатның үзен болай тотасын Әнвәр көтмәгән иде. Шундый киң күңелле малай, дусты дип санап йөрде бит ул аны. Менә бүген дә иң беренче итеп танкны аңа күрсәтергә булды.


Көн кичкә якынлашты. Күк йөзе тагын кара болытлар белән каплана башлады. Шул болытларны ярып яшен уклары оча. Булат өйгә ашыкты. Каз бәбкәләрен куып җаны чыкты. Бигрәк әкрен теркелди болар.


Тирләп- пешеп өйгә кайтып җитте. Өй буш иде. Әбисе каядыр чыгып киткән. Өстәлдә хат ята. Әтисеннән...ләкин конверт сәеррәк. Бер ел буена ике хаты килде әтисеннән. Шулай булуга кармастан, Булат ул хатларны мең, миллион хат арасыннан танып алыр иде. Хатны ачты. Әллә нинди хәрефләр белән язылган. Әтисеннән түгел бу хат. Әтисенең исеме язылган. Бик сәер бу. Кинәт Булат барысын да аңлады. Ул нишләргә дә белмәде. Кечкенә йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып типте дә типте. Күзләренә җыелган беренче яшь бөртеге бите буйлап тәгәрәде. Юк, берәү генә түгел. Кинәт авылдагы, илдәге барлык күзләрдән дә яшь тамчысы коелды. Әйтерсең лә алар барысы да Булатларның түбәләренә төшәләр иде. Көчле яңгыр ява башлады. Яңгыр тамчылары җиргә барлык көчләренә ыргылдылар. Әйтерсең, алар җир йөзендәге кан тапларын юарга маташалар.


- Эххххх, Әнвәр...биреп торсаңчы миңа танкыңны...әтине өйгә алып кайтыр идем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев