Логотип Идель
Ялкын

«ТӘҮГЕ СОКЛАНУ»

Без – биш-алты яшләрдәге бер төркем малай – тегермән артында үрдәк оясы белән балык сөзәбез. Текә кызыл ярлар арасыннан боргаланып инеш ага. Яр астыннан саркып кына чишмә бәреп чыга. Чишмә чыккан урында суга туенган  соры ком шома ефәк тарттырып куйган кебек тип-тигез. Кулың белән казып чокыр ясасаң, аңа шунда ук сап-салкын су мөлдерәп тула. Тоткан балыкларыбызны шунда сала барабыз. Табыш чираттан. Бер салганда эләккәне миңа булса, аннары Заһрига, Таһирга, аннары башкага. Үрдәк оясы кем кулына керә - өлешеңә тигән көмешең.

Инешнең кайбер җире тубыктан, кай урыны тездән. Әмма, тегермән тарта башласа, билгә үк җитә, агым көчәя. Ул чакта каядыр китеп югала ташбашлар. Без, үрдәк оясын бер читкә ташлап, лычма су булган ыштан-күлмәкләребезне сыгабыз, коры урын сайлап, кояшта кызынырга ятабыз. Тирәбездә әбиләр кулы кебек бүртмәч тамырлы үги ана яфрагы үсә, дымлы ярларны ука чуклы алтын сары чәчәкләр сарып алган. Давыл чәчәкләре. Өзмә - давыл чыгарасың!

Тегермән тартудан туктап, инеш агымы тынычланса, тагын үз шөгылебезгә керешәбез.

Бу юлы чират минеке.

Тирәнрәк урынга тез тиңентен керәм дә үрдәк оясын, агымга каршы куеп, суга батырам. Малайлар, унбиш-егерме адым түбәнрәк китеп, шапыр-шопыр балык куа.

Йөрәгем дөп-дөп тибә.

Ни көтәм?

Дәү балык, алтын балык көтәм. Һәм хәйран тамаша!

Теләгем кабул булды. Өлешемә көмеш түгел, алтын чыкты. Әнә ул үрдәк оясы төбендә ду килеп сикерә, бәргәләнә. Саргылт тәңкәләре кояш нурында балкып-балкып китә.

Ярга чыктым. Малайларның күзе шар булды, телләре тотлыкты.

- Ә-әпләй! Бар икән бәхетең! – диләр.

Шулай булмый ни! Моңа кадәр бу инештә булганы да юк иде мондый дәү балыкның. Кайтырмын өйгә, ушын алырмын әнинең.

Мин артык дулкынланудан калтыранган кулларым белән балыкны үрдәк оясыннан тотып алдым. Тыпырдый, боргалана, ычкынып качмак була. Юк инде бер килеп капкач!

Мин аны, үги ана яфрагына төреп, кепкама салдым да башыма киеп куйдым.

- Тукта, тагын бер генә күрсәт инде! – ди Хәниф.

Күрсәттем. Озак та үтмәде, тагын килеп җиткән.

-  Кая, һаман тереме әле?

- Тере булмаска, ул сиңа мыерык ташбаш түгел лә, - дим. Кепкамны батырыбрак киям дә башкалар белән бергә балык куарга китәм. Тез тиңентен инешкә керүем булды, артымнан килеп, кемдер кепкамны күтәрде:

- Кая, әллә кайчан үлгәндер инде.

Шуны гына көткән икән дәү балыгым, алтын балыгым. Суга чупылдап төште дә вәссәлам! Койрыгын да болгамады.

Хәниф авызын иләмсез кыйшайтып мыскыллы елмайды да һичбер сүз әйтмичә китеп барды. Мин дә әйтер сүз таба алмыйча катып калдым. Белми идем шул әле ул чакта дөньяда хөсетлек дигән нәрсәнең барлыгын. Кеше бәхетеннән көнләшүче, кеше шатлыгыннан кара көюче эчкерле бәндәләр барлыгын соңрак кына төшендем.

Ә ул чакта... Сөмсерем коелып, малайлар төркеменнән читкә китеп бардым. Берьялгызым кызыл яр итәгенә барып утырдым. Нишләгәнемне үзем дә абайламыйча, давыл чәчәге өзеп алдым. Давыл чыкмады, никтер күңелем давыллады. Башымны күтәрдем, күккә карадым. Һәм кинәт шунда бөтен кайгы-хәсрәтләрем юып алгандай юкка чыкты. Күктә - биектә, зәп-зәңгәр төпсез тирәнлектә, ике генә өем ак болыт йөзә иде. Күземне томалаган мөлдерәмә томан аша ниндидер сихри тамаша булып күренделәр миңа алар, ак болытлар. Моңа кадәр бер дә күргәнем булмаганмы шуларны? Әнием арыш урганда, айман күләгәсендә чүпрәк имезлек имеп ятканда күзем төшмәгәнме?

Бәбкә чирәмендә аунап-аунап уйнаган чакларда искәргәнем булмаганмы?

Юктыр, ахрысы, беренче күрүем шушы булгандыр. Күрдем дә, күңелемне әсир иттеләр.

Ак болытлар, ак болытлар! Шул көннән соң гомерем буена юлдаш булды алар миңа. Урманнарда йөрсәм, яфракларны аралап, зәңгәр күктән эзләдем. Су коенсам, дулкыннарга чалкан ятып, һаман күккә бактым. Җырласам, җырларыма керде шул өем болытлар, ятсам – төшләремә.

 

Озын иде гомер юллары. Күп дөньялар гизелде. Идел-елгада йөздем, көмеш күлләргә кармак салдым. Кара диңгез, Балтыйк дулкыннарында тирбәлгәнем булды. Хакасия далаларын, Чулым буйларын таптадым. Кайсы гына суга кармак салсам да, күңелемнең кайсыдыр төшендә яшерен өмет пыскыды: әлеге алтын балыгым килеп кабар кебек тоелды.

Капса әгәр, ни сорар идем икән аннан?

Юк, ташпулатлар, алтын таулары таптырмас идем.

  • Әй, алтын балык! – дияр идем мин аңа. – Берни дә кирәкми. Тик кайтар мине кабат балачагыма. Сөтле кычыткан шулпасына да риза булырмын, кайтар. Күрим бер шул инеш буйларын, күрим ялан тәпием эзләрен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев