Логотип Идель
Ялкын

"ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ МӨНБӘР АРКЫЛЫ ЙӨРӘККӘ ЮЛ САЛЫЙК"

17-нче март көнне, 15:00, Биектау районының 1-нче мәктәбендә 8-11-нче сыйныф укучылары өчен, «Сәмрух» ел премиясенең «Ел проекты» номинациясе җиңүчесе, татар телендәге «Безнең фикер!» парламент дебатлары лигасының күнекмә уены узды.

Әлеге проект сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Сәләт» берләшмәсе тарафыннан чынга ашырыла.

Чара «Сәләт» клублары активистларын проектлар эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан оештырыла.

Уен Габдулла Тукай исемендәге премия кандидаты, шагыйрь Сөләйманның иҗатына багышланды. Кичәнең темасында да аның иҗаты чагылыш тапты.IMG_7235

Әлегә чарага «Сәләт» активистларын Сөләйманның 1998-нче елда язылган шигыре илһамландырган:

Без бар икән җирдә,

Тәңре кушып, -

без, татар да,

димәк, мәхәббәтле!

...Халык - бер ил:

һәр адәме

үз иленә

булса гына мәрхәмәтле.IMG_7243

Уенның темасы: «БУ ПУЛАТ ФИКЕРЛӘВЕНЧӘ ҺӘР АДӘМ ҮЗ ИЛЕНӘ МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛЫРГА ТИЕШ».

Уенда барлыгы 8 кеше катнашты. Парламент дебатларының ни икәнен белергә теләүчеләр дә шактый җыелган иде. Мәктәпнең актлар залы кызыксынучан укучылар белән тулы иде. Гөлсинә Баязитова, 9-нчы сыйныф:

- «Безнең фикер!» проекты миңа бик ошады, чөнки биредә һәр кеше үз фикерен белдерә, аны яклый ала, фикердәшләренең позицияләрен ишетә, белә ала. Уенның атмосферасы бик җылы, катнашучыларны үзем өчен яңа яктан ачтым. Оештыручыларга рәхмәт! Азалия, 5-нче сыйныф: - Уен бик ошады. Шундый мөһим темага фикер алышуы бик күңелле булды. Тагын катнашасым килә, зур аудитория алдында чыгыш ясаганда барлыкка килгән куркуымны бетерермен дип өметләнәм. Эльвира Сафиуллина, 10-нчы сыйныф: - Бу проект минем өчен үз фикереңне белдерүнең яңа форматы буларак билгеләнде: моңарчы минем дебатларда катнашканым юк иде. Уен барышында тагын да күбрәк аргументлар, дәлилләр китерәсе, җиңәсе килә. Тагын катнашырга тәкъдим ясаганнары өчен бик шатмын. «Республика Дебатов» проекты җитәкчесе Аммар Аль-Анси: - Чарадан бик канәгать калдым. Хәзер Биектау районында киләсе раундта катнашачак тулы командабыз бар. Моның белән дебатлар лигасының географиясе тагын да киңәя. Сөләйманның китабын ачуга ук аңладым: аның һәр шигыре тирән мәгънәгә ия, рәхәтләнеп фикер алышып була, алар кызыклы, һәммәсендә һәр заманага кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелгән.IMG_7160

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев