"ОСОБОЕ ДЕТСТВО" ФОТОБӘЙГЕСЕ"

"Забота" инвалид-балаларның ата-аналары җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкиле һәм Татарстан Республикасы Фотографлар Берлеге "Особое детство" дип исемләнгән фотобәйге игълан итә.

Әлеге бәйге инвалид балаларга һәм аларның тормыш мәшәкатьләренә игътибарны арттыруга, проблемаларын хәл итәргә булышуга юнәлдерелгән. Фотопроект балаларның көндәлек тормышын: авыру белән көрәшү, бертуктаусыз авырту хисен тою, җиңүләрне күрсәтәчәк. Фотобәйгегә җибәрелгән иң яхшы эшләр "Особое дество" фотокүргәзмәсенә һәм республикабызның төрле мәйданнарында урын алачак.

Бәйгегә түбәндәге номинацияләргә туры килә торган эшләр җибәрергә мөмкин:

- "Не лишние дети?", "Никому не нужны?" - ялгызлыкта, әйләнә-тирә мөхит белән аралашудан мәхрүм балалар тормышын сурәтли торган фотолар.

- "Преодолевая преграды" - транспортта йөрү вакытында туган авырлыкларны сурәтли торган фотолар.

- "Инклюзивная школа" - балаларның уку процессын, аралашуда туган авырлыкларны сурәтли торган фотолар.

- "Борьба за жинь", "Добрый доктор", "Боль пройдет" - хастаханә, реабилитацион үзәкләрдә төшерелгән, туклану, беренче адым ясау, тренажерларда шөгыльләнүне сурәтли торган фотолар.

- "Радость, слезы и мечта", "Все краски за один миг", "Маленькая Вселенная" - балаларның төрле хис-кичерешләрен, борчуларын сурәтли торган фотолар.

- "Я могу!" - мөмкинлекләре чикләнгән балаларның зур уңышларга ирешүләрен сурәтли торган фотолар.

- "Равные возможности" - мөмкинлекләре чикләнгән балаларның йөзү, атта йөрү, төрле бәйгеләрдә катнашуларын, чыгыш ясауларын сурәтли торган фотолар.

- "Мамино тепло", "Мой дом", "А у нас дома" - балаларның гаиләсе кочагында төшкән фотолар

- "Счастье быть вместе", "Наши праздники", "Улыбка, дарящая жизнь" - зур чараларда, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә төшерелгән фотолар.

Фотобәйгегә эшләр 15 нче октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен, https://vk.com/zabota_rt?z=album-48565624_220503895 сылтамасы буенча кереп, альбомга фотоларны йөкләргә кирәк. Бәйге нәтиҗәләре 2015нче елның 1нче декабрендә ясалачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2480
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2316
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1963
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019