НИЧЕК КИНОРЕЖИССЕР БУЛЫРГА?
«Ялкын» тик утырырга яратмый. Татарстан буйлап сәяхәт итә. Үзен тәрбияли һәм үстерә. Үзен генә түгел, сезне дә, әлбәттә. Танылган кинорежиссёр Илдар Ягъфәров белән очрашуыбыз да нәкъ менә шул максатны күздә тота иде – сезне режиссёрлык серләренә төшендерү, уңышка ирешү юллары белән таныштыру, ничек кинорежиссер булырга дигән сорауга җавап бирү.
Киттек! Үзегезне Илдар Ягъфәровтан мастер-класс алабыз дип күз алдына китерегез. Аның «Бәхеткәе»нә Истанбулда Төрки халыклар киносы көннәрендә тапшырыла торган премия һәм Американың Хьюстон шәһәрендә узган дөнья культуралары кинофестивале бүләге бирелде. «Күктау» фильмы – плёнкага төшерелгән беренче татарча тулы метражлы уен фильмы, Германиянең Хемниц шәһәрендә узган халыкара кинофестивальнең Гран-при иясе, «Кинотавр» иясе һәм Чехиянең үсмерләр кинофестивале җиңүчесе. «Брелогы» – Татарстаннан Канн фестивалендә катнашкан беренче картина.
Без кинорежиссёр Илдар Ягъфәровны редакциягә чакырдык һәм аның тәҗрибәсе, эшләү алымнары, дөньяга карашы, кино сәнгатенә, актёрларга мөнәсәбәте аша бу һөнәрнең үзенчәлекләрен ачыкладык. Бәлки, кинорежиссёр һөнәре нәкъ менә синең өчендер?
КИНОГА - «БОЛГАР ҖИЛЛӘРЕ» БЕЛӘН
Кинога килүем очраклы булды. Бу эш белән шөгыльләнергә уйламадым да. Спортчы идем, үз вакытында парашют спорты белән шөгыльләндем, спортфакта укыдым. Әмма геннар үзен сиздергәндер, мөгаен. Минем гаилә – иҗади. Әти – Рәшит Ягъфәров, үз даирәсендә танылган филолог. Шул да этәргеч биргәндер.
Бервакыт «Исә Болгар җилләре» дигән фильм төшерә башлаганнар иде. Ул, әлбәттә, барып чыкмады. Әмма бик күп яшьләргә кино төшенчәсен аңларга булышты. Мин проект җитәкчесе Булат Мансуров белән очраштым һәм кино белән «авырый» башладым.
Шулай бервакыт дустым мине үзе белән Мәскәүгә барырга чакырды. ВГИК яныннан узганда, кереп, нинди документлар кирәклеген карап чыктым. Өйгә кайтып, әти-әниләр белән сөйләштем. Миңа шундый шарт куйдылар: башта институтны тәмамларга, ә аннары керә аласың.
1993-1994 еллар. Чорсызлык. Илдә авыр вәзгыять, бигрәк тә кинематографта. Мин Мәскәүгә киттем һәм, ни гаҗәп, укырга кердем. Хәтерлим, конкурста бер урынга 20 кеше иде. Илнең барлык почмакларыннан укырга керергә килгәннәр. 4нче тур. Беренчесе – әңгәмә. Ниндидер акыллы әйберләр сорарлар дип уйлаган идем. Үзем турында сорый башладылар. Кем син? Кайдан? Кайдан шундый кызыксыну? Моңарчы нәрсә белән шөгыльләндең? Парашют спорты, парашютларның төрләре турында да сорадылар. Чеп-чи провинциал була торып, Мәскәүгә укырга керү һәм үзеңне җиңү, танылган кешеләр алдында чыгыш ясау җиңел булмады.
НӘРСӘ УЛ КИНО?
1. Иң элек идея туа: фильм төшерү нәрсәдән башлана?
Фильм идеядән башлана. Тормышны, төрле тарихларны күзәтәсең. Күңелгә тисә, идея туа. Ул булгач, тыныч кына йоклап, яшәп булмый. Ул гел борчып тора. Аннары идея материальләшә башлый.
Фильмның сценариен режиссёр, оператор һәм сценарист бергә утырып язалар. Бу эштә операторның катнашуы нигә кирәк? Сценарист белән режиссёр шундый шәп сценарий әзерләргә мөмкиннәр. Әмма операторның, юк, егетләр, монда төшереп булмый, дигән моментлары булырга мөмкин. Шуңа күрә ул сценарий язу этабында ук катнаша. Яки сценарист режиссёрга текст алып килергә мөмкин.
Проект өчен акча табучы кеше – продюсер. Әгәр кызык проект булса, барасыз продюсерга, аңа күрсәтәсез. Ул әйтә: «Әйе, бу шәп! Моны каналга алачаклар, кинотеатрда күрәтәчәкләр. Мин алынам», ‒ ди. Бүген әйбәт фильм төшерү 30 миллион сум тора. Алдагы этапларда администратор, костюмер, гримёр, монтажёр, куючы рәссам, тавыш режиссёры кушыла.
2. Елата да бел, тынычландыра да, ягъни актёрлар белән ничек эшләргә?
Актёр ‒ бик җитди һөнәр. Кадрда күренү, башны боргалау, кайвакыт хихылдау – бу әле актёрлык түгел. Актёрлар – минем өчен табышмак. Чын актёр башка кешегә әверелү сәләтенә ия: явызга, мәрхәмәтлегә, президентка, сантехникка...
Режиссёр фильмны әзерләгәндә актёр белән һәрдаим эшли. Ул аның кадрда җанлы булуына, 100 % уйнавына ирешергә тиеш. Чөнки барысы да плёнкага языла, сакланып кала. Аны үзгәртә алмыйсың. Яхшы актёр режиссёрның тормышын җиңеләйтә, булыша, үзенең идеяләрен, тәкъдимнәрен әйтә.
Кешене елату бик җиңел. Суган ярдәмендә, яисә үпкәләтә торган сүз әйтеп. Ләкин актёрның йөзендә күз яше булу гына аз. Аның чынлап елавы, әрнүе кирәк. Режиссёр өчен шунысы мөһим.
Нәрсә чын тойгыларын күрсәтә ала актёрның? Эчке халәтенә үтеп керергә, тормышындагы авыр моментларны, «шкафтагы скелет»ларны табарга, психолог була белергә кирәк режиссёрга. Без иң тыелган алымнарны да кулланабыз. Кемдер кемнедер югалткан, ниндидер фаҗига булган, тагын нәрсәдер. Әлеге эмоцияләр бөялә, бөялә һәм син шулар белән эшлисең. Менә шул чакта инде гади күз яшләре генә булмый.
Балалар белән эшләү авыр. «Брелок» фильмында шундый момент бар: малайны гопниклар туктата һәм сумкасын тартып алырга тырышалар. Малай белә: бу гопниклар түгел, ә гадәти актёрлар. Ул – үзе дә актёр. Һәм бу уен гына. Ничек еларга мәҗбүр итәргә аны? Без бер егет белән сөйләшеп куйдык. Ул, малайны кинәт якасыннан тотып алып, чынлап торып тупас сүзләр әйтә башлады. Малайны бу, әлбәттә, рәнҗетте. Беркем дә туктатмый кыерсытучыны. Күз яшьләре бөялә, тама башлый. Ә аннары шыпырт кына: «Камера! Мотор!» ‒ дибез һәм эшне башлыйбыз. Кирәкле сүзләр әйтелә. Һәм шул өлеше генә кисеп алына.
«Брелок»ны төшергәндә тагын шундый хәл булды. Фильмда шундый эпизод бар: малай тормышында әтисен соңгы тапкыр күрә. Ул аны, гомумән, тормышында бер генә тапкыр күрә. Алар саубуллашалар. Малай аңлый: алар гомерлеккә саубуллаша. Кечкенә актёрны истерика хәленә җиткердек. Камераны якынайтабыз, якынайтабыз. Кинәт подъезддан бер әби йөгереп чыга һәм: «Сез ни өчен баланы мыскыл итәсез?!» ‒ дип кычкыра башлый. Бу иртәнге сәгать 6да. Эпизод 70нче еллар турында, шуңа күрә иртән төшерәбез. Машиналар йөрмәгән вакытта. Ә әби үзенекен куймый гына бит: «Мин хәзер милиция чакырам! Нинди хәл бу? 8 әзмәвер бер баланы мыскыл итә!» Мин әйтәм: «Әби, игътибар белән карагыз әле. Камераны күрәсезме?» «Нәрсә?! Сез әле аны камерага да төшерәсезмени?!» Бу, әлбәттә, иң югары мактау булды. Чөнки кеше чын-чынлап ышанды.
Ә көлү белән эш бөтенләй харап. Сирәк кешеләр юктан да көлә ала. Мәсәлән, Равил Шәрәфиев 5 секундта көлеп җибәрергә мөмкин. Бу – талант. Мин, мәсәлән, комедия төшерә алмас идем. Шулкадәр кешене көләргә мәҗбүр итү, мәгънәсез мәзәкләрдән түгел, ә тормыштан алынган, үткен юмор тудыру – шулай ук талант.
Еш кына актёр балага әверелә. Ул режиссёрдан мактау көтә. «Булды, афәрин! Килеп чыкты!» ‒ дисәң, шунда ук күзләре нурлана.
3. Акча китерми, ягъни кул селтәмәскә!
Бездә кино белән шөгыльләнүчеләр еш кына эшсез утыра. Казанда бу һөнәр белән тамак туйдыру җиңел түгел. Сине күреп алсалар, айга 40-50 мең эшләргә дә була. Кешенең үзеннән дә тора. Кемдер килер һәм эш бирер, дип уйларга кирәкми. Ә еш кына шулай уйлыйлар. Андый кеше үзен дә, гаиләсен дә газаплый. Реалист булырга кирәк. Барысын да үз кулыңа алырга. Сценарий язарга, барлык ишекләрне шакырга. Шул очракта гына килеп чыга. Кино ул шундый әйбер: сине күреп алсалар, теләсә кайсы шәһәрдә, хәтта илдә дә эшләргә мөмкин.
«Күктау»ны төшергәннән соң ниндидер төшенкелек булды. Бу проектлар бернинди акча китермәде. Тормыш, гаилә тормышы җайланмаган. Коммерциягә тотындым. Киностудия ачтым. Реклама роликлары төшерәбез, түләүле проектлар эшлибез. Хәзер минем кебекләр арта. Без, әлбәттә, әле примитив адымнар гына ясыйбыз.
«Югалту» фильмының бюджеты 800 мең сум иде. Өч шәһәрдә төшердек. 800 мең сум ‒ төшерү төркемен Пермь өлкәсенә алып барырга да җитми. Кирәкле камераларга төшермибез. Чөнки яхшы камераны арендага алу көнгә – 60 мең сум. Ә барлыгы 60-70 төшерү көне. Шуңа күрә бездә кино әлегә ярымһәвәскәррәк килеп чыга. Һәм моны танырга кирәк. Хәер, Хөкүмәт хәзер безгә азмы-күпме ияләште. Елга 8-10 фильм чыга. Әлбәттә бу коммерцияле, документаль фильмнар. Әмма алар ‒ бар. Алар өчен акча бүленә.
4. Милли кино, ягъни нәрсә төшерергә? Ни өчен төшерергә?
Башта мин үзем өчен хәл иткән идем: бөтендөнья дәрәҗәсенә чыгарга кирәк. Шул турыда гына уйладым. 40 яшьтән соң аңлый башлыйсың: мин ‒ татар, бары милли кино белән генә без чын-чынлап таныла, үзебезне күрсәтә алабыз. Чөнки мегатонна кино төшерергә Россиядә миннән башка да халык җитә. Ни өчен мин дә шул агымга кушылырга тиеш? Әгәр минем халык хәтеренә милли татар режиссёры булып кереп калу мөмкинлегем бар икән. Ни өчен классик әсәргә алынмыйсыз, диләр. Без алынырга әзер. Әмма анда бик күп керемнәр кирәк. Һәвәскәр юл белән төшерсәң, мәзәк булачак.
Хәзер җырларга теләүче кыз турында сериал төшерәбез. Анда бөтен Казан татарча гына сөйләшәчәк. Татар мистикасы төшерәсе килә. Безнең авылларда мифология бик бай. Әмма аларны заманча яссылыкка чыгарырга кирәк. һәм яхшы тарих уйлап табарга.
Хәзер татар киносы өчен европача йөз алырга тырышалар. Татар кешесенә ошамаган булсын, хипстер булсын. Киресенчә, чын татар йөзләрен сайларга, үзебезнең татар кешеләрен геройга әверелдерергә кирәк.
Кино ул шундый процесс, үз-үзен акламаска мөмкин. Финанс ягыннан, башкасы... Әмма аның максаты башка. Тарихи максат, милли мәдәниятне саклау, мәсәлән. Кайвакыт фильм төшерү генә төп максат түгел, ә киләчәк буыннар өчен нәрсәдер эшләп калдыру мөһимрәк бит. Бүген без үзебезнең миллилеккә йөз тотарга тиеш хәзер. Бу ‒ безнең киләчәк.
Фотолар Илдар ЯГЪФӘРОВ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев