Логотип Идель
Ялкын

НӘНИ ПРИНЦЕССАЛАР ЯҢА ЕЛ БҮЛӘК ИТӘ: ФОТОРЕПОРТАЖ

Яңа елга бер айдан чак кына күбрәк вакыт калып бара. Сез чыршы бизи башладыгызмы? Безнең чыршыда буш урын калмый инде тиздән! Чөнки быел без чыршыны матур теләкләр белән бизәргә булдык!

Газета-журналлар чыга торган "Татмедиа" бинасына килгән һәркем быел безнең чыршыны бизәүдә катнаша. Һәм дуслары-туганнары, булачак дусларына файдалы бүләкләр ясый.






v 1




Ә бүген безгә Татарстандагы иң чибәр генә түгел, иң булган, иң сәләтле кызлар - Нәни принцессалар килде.


v 5




Безнең чыршыны бизәргә килделәр алар, һәм әлбәттә инде, дусларын Яңа ел бүләкләре белән сөендерергә.


v 6




Алар Казанның Рональд Макдоналд йортында яшәүче дусларын (бу йортка кунакка йөри бит алар!) һәм балалар йортында тәрбияләнүче яшьтәшләрен газета-журналларга яздырды. Киләсе елдан аларга:


v 7




"Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Идел" журналлары килеп торачак :)


v 8




Принцессалар чыршыга теләкләрен элгәндә : "Игелек эшләүче кешеләр артып торсын!" дип теләделәр.


v 9




Өлкәннәр исә: "Балалар йортларында, хастаханәләрдә балалар кимесен, терелсеннәр, үз өйләрен тапсыннар", - дип теләде.


v4

Теләкләре кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев