Логотип Идель
Ялкын

МУАЙТАЙ - ТАИЛАНД БОКСЫ: ХӘЗЕР БЕЗДӘ ДӘ

22-26 ноябрь Казан өчен тагын бер спорт төрен ачачак. "Баскет-холл" аренасында Таиланд боксы буенча Дөнья кубогы узачак.


Татарстан белән Таиландның аралары җылынганнан җылына бара. Аларның климаты җылы булса, безнең күңелләр иң салкын көннәрне дә җылытырга өйрәнгән бит. Ишекләребез ачык, йөзебез якты дигәндәй, бу көннәрдә без планетаның 300 иң шәп көрәшчесен каршы алырга җыенабыз. Таиланда боксы булгач, Таиланд спортчылары килүе көн кебек ачык инде, ә менә тагын аерып әйтә торганнардан Франция һәм Канаданы әйтергә кирәк.



тАИЛАНД БОКСЫ 2



Уеннарга килегез, кызу булачак!


Бу уеннарда кемнең Олимпия уеннары исемлегенә кермәгән спорт төрләре буенча узачак Дөньякүләм уеннарга барачагы билгеле булачак. Бу уеннар 2017 елның 20-30 июль көннәренә планлаштырылган, Польшаның Вроцлава шәһәрендә узачак.




тАИЛАНД БОКСЫ 1



Нәрсә соң ул - муайтай?


Муайтай - Таиланд боксы - монда йодрык белән дә, аяк табаны, тез, терсәк белән дә сугышырга ярый. Турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, аны "барлык очлыклар сугышы" дияргә булыр иде. Таиландта бу көрәш төре 16нчы гасырда ук популярлаша, ә менә Дөньяда танылуы 20нче гасырның икенче яртысына туры килә. 1996 елда Россия бу спорт төрен рәсми исемлеккә кертә һәм бездә Таиланд боксы федерациясе төзелә. Безнең җыелма команда Дөньякүләм ярышларда гел беренче өчлеккә кереп бара.


Ихтирам белән, Руслан Шиһабетдиновның PR агентлыгы





Тагын укыгыз:


4 НОЯБРЬ - ЗУР БӘЙРӘМ КОНЦЕРТЫ

СПОРТЧЫЛАР НӘРСӘГӘ ЫШАНА?

БАДМИНТОН УЙНАУ КҮЗ КҮРЕМЕН ЯХШЫРТА

 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев