Логотип Идель
Ялкын

«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!»

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе елдан – ел киңрәк колач алып бара, минемчә. Чөнки географиясе дә киңәя, эшләү алымнары да камилләшә, халык та бу эшнең кирәклегенә, мәгънәсенә төшенә башлады кебек.


Әйшә урта мәктәбе укучылары бу акциянең килеп җитү вакытын түземсезлек белән көтеп алалар. Чөнки бу кысаларда оештырылган чаралар алар өчен кызык та, мавыктыргыч та. Шул ук вакытта туган телебезгә карата кызыксыну тагын да арта, елдан – ел тәҗрибә туплана.


Һәр елны үзенчәлекле юнәлештә эшләргә тырышабыз. Укучылар белән берлектә эш төрләрен барлыйбыз, эшләү юлларын ачыклыйбыз, аларга яңалыклар кертергә тырышабыз.


Акциябезне «Туган телдә дәшсәм генә...» дип исемләнгән әдәби – музыкаль композиция белән ачып җибәрдек. Укучылар бу чарада төрле шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, бөек кешеләрнең тел турында әйтелгән канатлы сүзләрен тыңладылар. Бу бәйрәм һәр балада туган телне өйрәнү, саклау һәм хөрмәт итү хисен тагын да ныгытты.


2016 нчы ел Республикабызда Елга һәм сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан мәктәбебезнең татар төркемнәрендә укучы балалар белән якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның «Ак маңгайлы бүреләр» повесте буенча «Табигать һәм кеше» исемле китап укучылар конференциясе үткәрелде. Төп максат итеп укучыларда табигатькә сак караш, андагы барлык җан ияләренә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куелды. Чарабызның нәтиҗәсе буларак Табигать-Анабызны сакларга, сулыкларны пычратмаска, кошларны - хайваннарны рәнҗетмәскә дигән карарга килдек.


Мәктәбебездә инде традициягә әйләнгән Г.Тукай исемендәге VI Бөтенроссия уку бәйгесенең бөек шагыйребезнең 130 еллыгына багышланган «Тукай замандашлары» дип исемләнгән муниципаль турын зурлап үткәрү бурычы тора. Шушы чарага безнең мәктәп белән дуслык күпере салынган Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл мәктәбе укучыларыннан да видеоязмалар көтәбез. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында бу мәктәп укучыларына методик ярдәмлекләр, матур әдәбият китаплары җибәрү дә күздә тотыла. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан «Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең «Без – Тукай оныклары!» дип исемләнгән тапшыруына укучыларыбызның язмаларын җибәрдек. Аларның чыгышларын түземсезлек белән эфирда көтеп калабыз. Шулай ук акция барышында авыл халкы белән аралашу, «Башаккай» исемле балалар бакчасында төрле чаралар үткәрү, музей – театрларга бару, мәктәбебезнең рус төркемендә белем алучы укучылар белән А.Гыймадиевның «Зөлфия+мин...» әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрү дә планга кертелгән. Ә акциябезне флешмоб белән төгәлләргә уйлыйбыз. Аңа күбрәк халыкны тарта алсак, үзебезнең максатыбызга ирештек дип әйтә алырбыз.


Эльвира Бачкова, Яшел Үзән районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев