Логотип Идель
Ялкын

«МИН «СӘЛӘТ»ТӘ, «СӘЛӘТ» - МИНДӘ»

Ә сез «Сәләт»не, җәйге лагерьларны  «Сәләт» яшьләре кадәр яратасызмы?  Яңгырлы һәм салкын көн булуга карамастан, дусларың белән күрешүгә чыгып чаба аласыңмы? Казанда уза торган очрашуга Арча, Балтач, Әлмәт, Азнакайдан кадәр килә аласыңмы? Җәйнең соңгы көннәрен якты, җылы хатирәләргә бирелеп уздыра аласыңмы? Ә «Сәләт» балалары боларның барысын да булдыралар! Инде гореф-гадәткә әйләнеп беткән еллык очрашуны беркем дә калдырмый.

Ел саен 30 августта «Сковородка»да, КФУның 2 бинасы янында йөзләгән  «Сәләт» баласы җыела. Биредә - бәхет мәйданчыгы.  «Сковородка»да җәйге аланнарның һәммәсен күрергә мөмкин иде. Һәр алан бер зур гаилә шикелле! Үз сөрәннәре, җырлары һәм хәтта биюләре булган төркемнәр, гаиләләр. Очрашуда аланнарның үзенчәлекле батллар оештыруда да шактый кызыкы һәм күңелле күренеш булды. 

30 август көнне сәлкешләрнең йөзләрендә бөтен дөнья шатлыгын укырга мөмкин иде. 

Сәлкешләр һәм әйдаманнар еллык очрашуны ни өчен яраталар дисезме? Менә ни өчен:

Җәйне үтереп сагынган чагында, үзен танышкан кешеләр белән күрешү - үзе бер вакыйга”


Фируза АСАДУЛЛИНА


Очрашу минем өчен бик мөһим. Җир шарының иң яхшы җирендә 18 көн дәвамында бер гаилә булып яшәгән дуслар белән күрешү иң шәп вакыйгаларның берсе. Бу очрашуда “Сәләт” атмосферасын яңадан тоеп була! Һәр сәлкештән һәм айдаманан чыкан позитив һәм җылылык айлар буе җылыта ала”


Рузаль ГИЗЗАТУЛЛИН


«Мин очрашуга дуслар белән күрешергә, аларнын жылылыгын, игелеген, позитив эмоцияларын алырга барам. Миңа бу бик ошый! Бу - искиткеч!»


Эльвира КАРИМУЛЛИНА


«Миңа ул “сары” җәй ахырын белдерә”.


Фаяз АЗИЗОВ


Мин очрашуга дусларны күрергә килдем. Һәм әйтергә кирәк, алар белән Казан буйлап йөрү бик күңелле


Динар БАРИЕВ


Якынарым белән күрешергә киләм, аларны кочакларга, мәхәббәтем белән бүленергә”.


Ильнар абый ШАФИГУЛЛИН


“Беренче чиратта, "Сковородкада" очрашу - ул минем өчен җәйне матур итеп йомгаклау. Икенчедән, әлбәттә, дуслар белән очрашу, җәйне искә алу


Зөхрә апай НАСИБУЛЛИНА


Балалар белән очрашу һәрвакыт кызык. Алар турында күп яңалык беләсен, лагерь тыштагы тәртибен күрәсен 


Рөстәм абый ВАЛИУЛЛИН.


Беләсезме, «Сәләт»  – ул бер дөнья. Аның үз кагыйдәләре, үз гореф-гадәтләре, төрле чаралары, аланары һәм төрледән-төрле сәләтле шәхесләре бар. Барысы да төрле, ләкин аларны «Сәләт»кә булган мәхәббәт берләштерә. Иҗатка, гыйлемгә, КВНга булган мәхәббәт. Очрашуга барып кайткач, шуны аңладым: «Сәләт»кә эләксән, аннан беркайчан да китә алмаячаксын. Чөнки син «Сәләт»тә түгел, ә «Сәләт» синдә яши башлый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев