Ялкын
МИН ДӘ БУЛДЫМ...
Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиада узды. Анда Россиянең 26 регионыннан һәм 12 илдән килгән укучылар, студентлар катнашты. Алар арасында үземнең дә булуым миндә шатлык хисләре уятты.
Катнашучыларны бөтен уңайлыклары булган үзәктәге кунакханәгә урнаштырдылар, исемен әйтмим әле – реклама булмасын: башта акча, аннан пиар! Ярар, монысы читкә тайпылу булды, дәвам итәм, димәк, килгән көнне 14 төркемгә бүлделәр безне. Һәр төркем өчен аерым автобуслар билгеләнде.
Өч көн дәвамында без белемдә көч сынаштык, төрле чараларда катнаштык. Утырып торырга вакыт булмады, кыскасы.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Әкият» курчак театры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрларында булу, «Су спорты төрләре сарае»нда синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын карау, Казан шәһәре буенча үткәрелгән экскурсия, төрле милләт вәкилләренең татар телендә аралашуы, яңа танышлар табу – болар барысы да онытылмаслык истәлек булып калды. Туфан абыйның «Гөргери кияүләре»н карап көлдек, ә «Нигез ташлары» спектакле уйландырды.
Рөстәм абый Миннеханов, Энгель абый Фәттахов, Римма апа Ратникова, Разил абый Вәлиев кебек шәхесләрнең чыгышын тыңлау, моңа кадәр ишетеп кенә белгән язучыларны, шагыйрьләрне үз күзем белән күрү, беренче тапкыр тере артистлар уйнаган спектакль карау күңелемдә җылы хисләр уятты. Бәлки, үсеп җиткәч, аларны еш күрермен, ләкин бу беренче күрешүләрне онытасым юк!

Юныс ШӘЙХУЛОВ,
Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев