Логотип Идель
Ялкын

#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН - КУШЫЛ!

15-25 апрель аралыгында һәр көнне кыла торган игелекләреңне берничә тапкырга арттыр. Чөнки Татарстанда игелекле эшләр атнасы башлана.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН – #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле гамәлләр эстафетасы Язгы игелек атнасы акциясе дәвамында уздырыла.

Бу чара 1997 елдан башлап, ел саен бөтен ил буйлап иреклеләр хәрәкәтендә үткәрелеп килә. Татарстанда быел бу чара тугызынчы тапкыр оештырылачак. Аның төп максаты – республикабызда яшәүчеләрне, беренче чиратта, яшьләрне иреклеләр эшчәнлегенә җәлеп итү. Бу хәрәкәт социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән.

Язгы игелек атнасысында күп кенә чаралар уздыру күздә тотыла. Аларның иң популярлары арасында тирә-якны чистарту һәм яшелләндерү, парк, скверларны төзекләндерү буенча өмәләр, ветераннарга, аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү, олы яшьтәге һәм ялгыз яшәүчеләргә булышу, кан бирү, хәйрия концертлары һәм спектакльләрен оештыру да бар.

#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле гамәлләр эстафетасының быелгы девизы «Без бергә киләчәгебезне төзибез!», дип атала. Хәер, бу сүзләр иреклеләр хәрәкәтендәге һәр кешенең, күңелендә изгелек йөрткән һәр кеше шигаре, дип тә атарга мөмкин.
Шунысы куандыра: соңгы 10 елда Язгы игелек атнасының нәтиҗәсе куандырырлык. Бүген бу чара илебезнең иреклеләр хәрәкәтенең визит карточкасы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев