Логотип Идель
Ялкын

"КОНДРАТЬЕВ БЕЛӘН ЭШЛЕКЛЕ СӨЙЛӘШҮ"

29-нчы гыйнвар көнне, «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә XV Республикакүләм әйдаманнар осталыгы «Әйдаманнар мәктәбе 2016» бәйгесендә «Бердәм Россия» башкарма комитетының җитәкчесе, Татарстан Республикасы премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев белән очрашу узды.


Андрей Станиславович «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләймановка бүгенге яшьләр сәясәтен алып баруда булган позициясе өчен зур рәхмәтен белдерде. «Сез булдырасыз! Миңа калса, «Сәләт» һәр мәктәптә, һәр сыйныфта, һәр районда булырга тиеш. Сезнең рәтләр ешайганнан ешайсын, клубларыгыз өстендә ныклап эшләгез, чөнки сез зур эшләр башкарырга сәләтле. «Сәләт» – Татарстандагы иң көчле оешмага әверелсен! «Әйдаманнар мәктәбе»н күз уңында тотсак, аның ел әйләнәсе эшләве бик яхшы. Үзегезнең лидерларыгыз, әйдәп баручыларыгыз бар. Афәрин!» – дип, сүзен тәмамлады ул.


Тимур Сөләйманов та, үз чиратында, рәхмәтләрен белдерде: «Сезнең терәк булуыгыз безгә зур көч бирә. Андрей Станиславович – безнең якын дустыбыз, укытучыбыз. Безнең хезмәтне югары бәяләвегез өчен зур рәхмәт! Сезгә дә уңышлар!»


Шулай ук «Сәләт» фондының башкарма директоры Андрей Станиславовичка берләшмә үсешендә булган соңгы берничә әһәмиятле моменты искәртеп узды. Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясе күргәзмәсендә Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Сәләт» экспозициясе янына килгәч, берләшмә эшчәнлеге белән инде күптән таныш булуын белдерде. «Сез сәлкешләрме, әйдаманнармы » – дип сорап куюы аеруча шатландырды.


«Фикерләшләребез белән, шул исәптән Президентыбыз белән дә бер дулкында булуыбыз, бер телдә сөйләшүебез сөендерә. Димәк, безнең фикер һәм энергия һәр кешенең йөрәгенә барып җитәр!» – дип фаразлый Тимур Сөләйманов. Шулай ук Кондратьевны 19-нчы февраль көнне, «Ак Барс» яшьләр үзәгендә үтәчәк «Сәмрух 2015» ел премиясенең бүләкләү тантанасына чакырып калды, «Сәләт»нең яңа проектлары белән якынрак таныштырып чыкты.2


«Сәләт»нең җәйге кампаниясендә 3 яңа смена эшләве көтелә: Биләрдә 1-нче смена барышында «Сәләт-Алтын куллар» яки «JuniorSkils» үтәчәк; «Сәләт-Эшмәкәр» – «Фабрика предпринимательства» һәм Junior Achievment белән берлектә үткәрелүче яшь эшмәкәрләр аланы уздырылачак; Алексеевск районында укучылары өчен үзенчәлекле «Сәләт» клубы ачылачак. «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге үсешеннән кала, күпләп «Сәләт» клублары ачуга да зур игътибар бирәбез. «Сәләт» бит ул – мохит, ә мохитнең, дәүләтнеке кебек үк, чикләре юк.


Очрашу кысаларында һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны Андрей Станиславовичка бирә алды. КатнашучыларныТатарстан һәм Көнбатыш илләрдәге яшьләр сәясәте уйландырды, кайсы төбәкләр белән тыгыз элемтәдә булуыбыз, республикабыз яшьләре өчен тормышка ашырылачак яңа проектлар – болар барысы да актив яшьләрне кызыксындыра икән. Шулай ук ник бүгенге көнгә кадәр КВН (ШТК) уенын алып баруы хакында да сорадылар хәтта.


Андрей Станиславович КВН турында:


Мин КВН уйнап үскән кеше. Бүген инде уйнамасам да, хобби буларак кала бирә, шуңа да алып баручы буларак булса да катнашырга тырышам. Үземне яшьләргә кирәк кеше дип саныйм. Бер командага да өстенлек бирмим, чөнки исемнәрен дә алар сәхнәгә чыгар алдыннан гына беләм. Ярдәм итеп, киңәш бирә алам.


Алып баручы булып китүем дә гадәти вакыйга. Бер иҗтимагый оешмада катнаштым. Медицина университетында  бишлегә генә укый идем. Һәм шунда кемдер вируслы идея җиткерде: Сочига фестивальгә барырга тәкъдим иттеләр. Башта каршы төштем, чөнки КВН – СТЭМны юкка чыгарган уен. Элек ул һәр югары уку йортында бар иде һәм без Советлар Союзында бу өлкәдә чемпионнар идек. Тик шулай да Сочига киттек. Барысы да шунда башланып китте. Соңрак миңа һөнәрем һәм КВН уйнау кебек ике зур төшенчә арасында үз юлымны сайларга туры килде. Уйга калдым. Юк, начар табиб булмас идем мин, юкка гына 10 елга бер бирелүче Ленин стипендиясенә лаек дип табылмаганмындыр. Артымда торган йөзләгән кешенең нәкъ минем белән иҗат итәселәр килә иде. Шул зур этәргеч булды.
Ахырда КВНны сайладым. Башта берничә ел КВН белән генә шөгыльләндем һәм бер минутка да әлеге сайлавым өчен үкенмәдем. Тормышым кызыклы, дусларым яхшы. Аларның хәзер күбесе дәрәҗәле урында эшли. Барыбыз бергә яңа идеяләрне чынга ашыра алуыбызга чиксез шатмын!3


Андрей Станиславович 2016-нчы елда яшьләр белән берлектә чынга ашырырга теләгән проектлар:


- Минемчә, милләтара проектлар өстендә эшли башларга кирәк. Үз вакытында бөтенрәсәй иҗтимагый оешмалардагы дусларым миңа берничә кызыклы тезис әйткән иде. 1. Мәдәниятара әңгәмә һәм толерантлык нәрсә ул? Менә сез халкыгызның традицияләре, гореф-гадәтләре хакында сөйләгәндә сезне кызыксынып тыңласалар шундый рәхәт бит. Әгәр дә алар да катнашсалар – бөтенләй дә күңелле. Шулай ук без республикабызга килгән халыкның мәдәниятен дә өйрәнергә тиешбез. Бу халыкара дуслыгыбыз үссен өчен кирәк. 2. Хис-кичерешләр. Аларны белергә, тоярга була. Әйе, безнең күбебез өчен Татарстан – иң яхшы республика, татарлар – иң әйбәт халык. Тик башка халыкларны да хөрмәтлик. Шуннан соң алар да безне ишетерләр. Татарстан – дустанә республика. Барыбыз да моны тоеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев