Логотип Идель
Ялкын

«КИТАП КОРТЛАРЫ» КАНИКУЛЫН «ФӘНСАР» МӘКТӘБЕНДӘ ҮТКӘРӘ

1-7-нче ноябрь аралыгында Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар»  мәктәбе узачак. Биредә Татарстанның барлык районнарыннан җыелган, сайлап алу туры аша узган, 50 укучы катнашачак. 

Әлеге проект инде 3 ел дәвамында эшләп килә. Бу вакыт аралыгында «Фәнсар» мәктәбендә 700-дән артык укучы катнашты. Алар югары уку йортларына кергәндә 100%-лы нәтиҗә күрсәтеп киләләр.


P5IYx5Kpyp8

Сессия вакытында  кызыклы  уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу программасы планлаштырылган. Математика, җәмгыять белеме, физика, химия, биология фәннәреннән Рәсәйнең әйдәп баручы югары уку йортларының укытучылары белем бирәчәк. КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм системалар югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов; биология фәннәре кандидаты, ФКЛ микробиология кафедрасының өлкән фәнни ассистенты Алия Сөләйманова белән очрашулар да көтелә.

Шулай ук остаханәләр дә планлаштырылган. Мәсәлән, Сәләт ветераны, һәряклап талантлы егет, балетмейстер Нурбәк Батулла шәхси уңышы хакында сөйләр. «HAVA Projects» медиа-компаниясе вәкилләре, фильм төшерү серләрен фәнгә нигезләнеп төшендерер.

Психология  өлкәсендә әйдәп баручы укытучы, шулай ук Сәләтле Люция Закирҗанова профориентация буенча комплекслы тест уздырырга планлаштыра.

Һөнәрне дөрес сайлаганнан соң, кирәкле уку йортын сайлау да авыр булмас. Әлеге мәсьәләдә балаларга КФУ, КГАСУ, КНИТУ профессорлары ярдәм итәр.


GHOahPHfPb8

Команда оештыруга юнәлдерелгән тренинглар, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены, өстәл уеннары (шахмат, шашка, «Го») турнирлары, QUIZ викторинасы, дебатлар, «Түбәтәй» интеллектуаль уены да уздырылачак.

Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы территориясе буенча квест-экскурсия дә планга кертелгән.


Мәктәпнең төп һәм йомгаклау чарасы булып фәнни-практик конференция тора. Әлеге чарага катнашучылар сессия буе әзерләнәчәк. Конференция исә 6-нчы ноябрь көнне, 14:00дә узачак. Көзге каникулларны файдалы уздыру өчен М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар»  мәктәбенең әлеге сессиясе менә дигән мөмкинлек. Уңышлар!

Ихтирам белән, "Сәләт" матбугат үзәге.


 

Тагын укыгыз:


Сәләт аланнарына барганда, нинди симка алырга

Нәниләргә һәм яшьтәшләрегезгә кышкы каникулга бүләк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев