Логотип Идель
Ялкын

КИНО ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТӘ АЛАМЫ?

Кино дөньяны үзгәртә аламы? Ә әдәбият, музыка, рәсем сәнгате? Юкка гына матурлык дөньяны үзгәртер димәгәннәрдер бит инде? 22-23 июнь көннәрендә Журналистлар союзында шул турыда бәхәсләштеләр.


konferenciya

Үзеннән-үзе, "Ни өчен әле журналистлар союзында???" дигән сорау туа. Хикмәт бит менә нидә: режиссер кино төшерергә, язучы китап язарга, композитор музыкаль әсәрләр иҗат итәргә мөмкин. Ләкин! Журналистлар шул хакта язып чыкмаса, без соң бу турыда каян белер идек?!

5QcNkMwDMKs

Ә кешеләр белеп кенә калмыйча, шул киноны карасын, китапны табып укысын, музыка тыңласын, күргәзмәләргә йөрсен дисәк, бу турыда ничек итеп, нинди тел белән язарга кирәк соң? Укучы күңеленә ничек үтеп керергә, ничек кызыктырырга - Казан федераль университеты галимнәре һәм дөньяның башка университетларыннан килгән галимнәр шул турыда фикер алышты.
lBhccv2lM4Y

Кино дөньяны үзгәртә алсын өчен, аны бөтен дөнья күрергә тиеш бит. Ә бүгенге матбугат чараларында бу юнәлеш ничек яктыртыла? Укучыга кызыкмы ул? Көн кадагында торган мәсьәлә буларак кабул ителәме? Ителсен өчен, журналист нинди тел белән, нинди жанрларда эшләргә тиеш соң?

qX5FTrT29go sWDMs3Tq8Tg

Бу сораулар Татарстан журналистларын, галимнәрен генә түгел, бөтен дөньядагы матбугат белгечләрен борчый икән. Чөнки илләр арасында катлаулы хәлләр килеп чыкканда да, дуслыкны сәнгать коткара бит.

ti5fLlvzxGs TydLqP2IF7Q

Конференциядә университетта укытучы абый-апалар гына түгел, студентлар да үз күзәтүләре белән уртаклашты, ситуациядән чыгу юлларын тәкъдим итте.

КИЛӘЧӘК ЖУРНАЛИСТЛАРГА


Ә син ничек уйлыйсың? Бездә сәнгатьне җитәрлек дәрәҗәдә яктырталармы? Син үзең яңа сәнгать әсәрләре турында кайдан беләсең? Нинди китапларны күбрәк укыйсың - матбугатта макталганнарынмы, әллә сүгелгәннәренме? Телевидение, радио тәкъдим иткән фильмнар, музыка сине канәгатьләндерәме? Әллә күбрәк дусларың, танышларың фикеренә колак саласыңмы? Шулар турында уйлан әле - чөнки син бит укучы, тамашачы, тыңлаучы гына түгел, ә бәлки, киләчәк журналистларының берсе дә булып куярга мөмкинсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев