Логотип Идель
Ялкын

"КИЛӘЧӘККӘ ХАТ ЯЗАБЫЗМЫ?"

Хат язу безнең өчен гадәти хәл. Күпләребез көненә дистәләгән смс-хат җибәрә, кемнәрдер, һич иренмичә, хатларны ак кәгазь битенә каләм белән яза. Бүгенге көндә без электрон хатлар аша океан аръягындагы туганнарыбыз, дусларыбыз белән мизгел эчендә элемтәгә керәбез һәм минуты-секунды белән хәл белешеп, көннәребезнең ничек үтүе хакында сөйләшәбез, иртәгә ниләр эшләячәгебез хакында планнарыбыз белән бүлешәбез. Барысы да бик гади һәм күнегелгән...
Ә сезнең киләчәккә хатлар турында ишеткәнегез бармы? Хәтта киләчәккә хат язуның аерым көне дә бар икән!19 октябрь – Киләчәккә хат язу көне. Киләчәктәге “мин”гә, дустыңа, туганыңа, күршеңә, туачак сеңлеңә яки энеңә, ягъни күңелең кемгә тели – шуңа хат язарга мөмкин. Хатың ничек соңрак ачылса, шулкадәр серлерәк һәм кызыграк булачак, минемчә. Күз алдыңа китер: иртәгә 10 яше тулачак сеңлеңә тагын 10 елдан укыр өчен дип хат язып куясың. 20 яше тулган көнне ул аны ачып укыячак! 10 ел элек ниләр булганын һәм синең күзаллавың буенча 10 елдан ниләр булачагын, аның нинди чибәр кыз булып үсеп җитәчәген язган хатны укыганда, ул, әлбәттә, әйтеп бетергесез шатлык кичерәчәк!
Киләчәккә хатлар язу традициясе инде күптән барлыкка килгән. Еш кына бүгенге көннәрдә төрле иске йортларда, нигез асларында “21 гасыр комсомолларына” дип атап язылган хатлар табыла тора.
Үткәннәрдән киләчәккә язылган хатларга юлыксаң, нинди хисләр кичерәсең икән ул, ә?! Иманым камил, һәр кеше киләчәктән “килеп төшкән” шундый хатны бик шатланып укыр иде. Хат язу озак вакытны алмый, киләчәк өчен без дә берәр хат язып калдырсак, ничек шәп булачак. Аны 10 елдан да, 40 елдан да табып укырга мөмкиннәр. Син бүген язып куйган хатны, 50 елдан оныгың табып укымас дип кем әйтә ала?! Конверт тышына хатның ничәнче елда кем тарафыннан ачылырга тиешлеген дә күрсәтергә мөмкин. Иң мөһиме аны берәр серле урында яки чит куллар үрелмәслек җиргә яшереп куярга кирәк. Хатның эченә үзеңнең бер-ике фотосурәтеңне дә салсаң, киләчәк өчен бу иң шәп бүләк булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев