Логотип Идель
Ялкын

КЕМ СИН – «ВИНЕГРЕТЛЫ» ЕГЕТ?

Сезнең винегрет ашаганыгыз бармы? («Ничек кенә әле! Мәктәптә атнага берничә тапкыр бирәләр аны!» − дияр күбегез). Ә «винегретлы» егетне күргәнегез бармы? Булмаса, хәзер күрерсез!

Миша Бус – гап-гади Казан егете. Ә шөгыльләре... буа буарлык. Аларны кушсаң, бик шәп винегрет килеп чыгачак! Шулай итеп, компонентларны барлый башлыйк! Миша Норвегиядә булып кайткан. Ничек барып чыккан ул анда? Нишләгән?.. Ахырдан белерсез!

ХОКУК

- Мин кодекслар, декларацияләр, сүзлекләр, Конституцияне укыйм, − дип сөйли Миша. – Укыганнарымны практикада да сынарга тырышам: әйтик, бер танышларыма мирас (наследство) алу турында сөйләп, аңлатып бирдем. Бәлки, журналны укучыларга да кирәге чыгар: мирас кеше үлгәннән соң алты ай узгач ачыла. Иртәрәк ярамый!

Мәскәү дәүләт университеты үткәргән олимпиадада хокук буенча 1нче урынны алдым. Мәктәп укучылары арасында уздырыла торган олимпиаданың хокук буенча республика этабында катнашып, Россиякүләм олимпиадага эләгү өчен 10нчы класста миңа 1 генә балл җитмәде!

КИТАПЛАР

- Достоевский әсәрләреннән биһуш, философик әсәрләргә мөкиббән. Язучыларның үз әсәләрен ничек иҗат итүләре турында очеркларын яратып укыйм. Кызганыч, хәзерге көндә бөтен вакытымны БДИ «ашый». Татар язучыларының әсәрләрен укыганым булмаса да, Тукайның кем икәнен беләм. Шагыйрь, язучы, татар әдәбиятының Пушкины ул. Габдрахман Әпсәләмовны да беләм, чөнки аның исемендәге урамда яшим. («Аның нинди әсәрен беләсең?» − дип сорадым. «Ялгышмасам, чәчәк турында ниндидер әсәре бар... Мине андый катлаулы сорау белән «батырма» инде», − диде әңгәмәдәшем.)

Иң яраткан әсәрем – «Пролетая над гнездом кукушки» (авторы Кен Кизи). Бер кеше үз теләге белән юләрләр йортына эләгә. Ни өченме? Чөнки ул төрмәгә утыртылырга тиеш була, әмма, акылдан язган кеше булып кыланып, «психбольница»га керә. Андагы яшәү шартлары, төрмәдәгесенә караганда, яхшырак, дип уйлый ул. Әмма бик тиздән юләрләр йортында шартларның коточкыч булуы ачыклана, анда «дәваланган» кешеләрнең баш миендәге нервыларын кисеп алып, аларны «яшелчә» хәленә калдыралар.

- Достоевскийның «Преступление и наказание» әсәрендә Раскольниковның үз теориясе була. Әсәр тулаем шуңа нигезләнгән. Ә синең үз теорияң бармы?

- Теория дип әйтеп булмый, әмма билгеле бер күзаллавым бар. Әйтик, тормыш һәрвакыт ниндидер «шанс»лар бирә. Кеше аларны йә кабул итә, йә итми. Ә мин һәр «шанс»ны да кабул итәргә тырышам. Тормышта ак һәм кара полоса була алмый, безнең тормыш соры төснең төрле төсмерләреннән тора, дип уйлыйм. Минем тормышта соры төснең караңгы төсмерләре юк. Оптимист мин. Ә шулай да дөньяда проблемалар барлыгын белеп, аларны аек акыл белән хәл итәм.

МУЗЫКА

- Үзем яраткан әйберләрне генә тыңлыйм: классиканы, «Сплин», «Би-2», «Мумий тролль» төркемнәрен. Шуңа күрә плейеремда дусларымдагы кебек 1000нән артык җыр юк. Миндә алар йөзләп кенә. Җиде ел музыка мәктәбендә фортепиано бүлегендә укыдым. Хәзер дә уйнарга тырышам. Җиденче катта торсам да, фортепианода уйнап, күршеләремнең теңкәсенә тигәнем юк.

Җәмәгать оешмалары

- Мәктәптәге дебат клубын җитәклим. Сәясәт, хокук, икътисад, тарих, яшьләр турында фикер алышабыз. Сөйләшкәнебез ниндидер проблеманы хәл итәргә ярдәм итмәсә дә, без кеше алдында чыгыш ясарга, фикеребезне ачык итеп белдерергә өйрәнәбез... Әле тагын студентлар оештырган Берләшкән Милләтләр Оешмасында (Казан мисалында) катнашам. Монда исә дөньякүләм проблемалар турында сүз кузгатыла. Студентлар белән фикер алышу кызык. Үз казаныңда кайнау рәхәт, ә кешенекендә кайнау – тагын да рәхәтрәк!.. БДИ турында еш бәхәсләшәләр хәзер. Минемчә, ул кирәк! Чөнки БДИ – илнең бер башында яшәгән укучыга илнең икенче башында укырга мөмкинлек бирә торган бердәнбер мөмкинлек.

P.S. Әле тагын Миша Интернет үсеше белән дә кызыксына. Ул социаль «челтәр»ләрдә көненә ике сәгать «утыра». Әйтүенчә, әгәр теләсә, алардан бер айга ваз кичәргә дә мөмкин (шулай эшләп караганы бар!). Менә нинди ихтыяр көче!

Ә хәзер... Норвегия турында

- Узган елның кышында мәктәпкә «Фикер очышы» конкурсы нигезләмәсе килде. Башта тест биремнәрен, аннан соң авиация һәм космонавтика темасына кагылышлы эссе язып, үзем турында видео төшергәч, соңгы этапта – интеллектуаль уенда җиңеп, 1нче урынны алдым. Бүләкләр тапшырылып беткәч, оештыручылар: «Җиңүче, бәлки, Норвегиягә дә барып кайтыр», − диде. Берничә көннән соң минем белән спутник төзүче мәктәп укучылары элемтәгә керде. Аларга Норвегиядә узачак халыкара конкурста спутник турында инглиз телендә сөйли алучы кеше кирәк булып чыкты. Бөтен өметләре – миндә икән! Спутник үзе зур түгел, калай банкалы «Кока-кола» зурлыгында. Конкурс шартлары буенча мәктәп укучылары спутникны кул астындагы предметлардан (бөтен чыгымнары 500 доллардан артмасын!) ясарга тиеш. Май башында без башта Ослога (Норвегия башкаласы), аннан соң дөньядагы иң төньяк ракетодром урнашкан Андойа шәһәренә бардык. Безнекен һәм тагын бер спутникны ракетага беркетеп, һавага очырып җибәрделәр. Безнеке ике километр биеклеккә җитте. Ләкин җиргә төшкән спутнигыбызны эзләп-эзләп карадык – таба алмадык, кайсыдыр сазлыкта батып калгандыр, дигән фикергә килдек. Спутникның бернинди копиясе юк иде, фотолары гына сакланып калды. Нәтиҗәдә, без 2нче урынны яуладык!.. Норвегия мәктәпләрендә 13 ел укыйлар. Без килгәндә, укучылар имтихан тапшырырга әзерләнәләр иде. Ә имтихан алдыннан, алар атна буе күңел ачалар, милли байраклары төшерелгән ыштан киеп йөриләр. Әйтергә кирәк, Норвегия кызлары белән чагыштырганда, безнең кызлар күпкә матуррак!

[gallery size="medium" columns="2" ids="1946,1949,1948,1947"]

Линар ЗАКИРОВ

20.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев