Логотип Идель
Ялкын

"КӨЗГЕ ПАЛИТРА"

 Синоптиклар тиздән кыш җитә диләр... Тиздән, бик тиздән. Һава торышының кәефенә караганда, ул кыш бүген үк башланырга мөмкин. Ләкин матур, якты көз белән хушлашасы килми бит. Шуңа күрә мин якты хатирәләр белән яшим.

Минем авылымдагы көз турында язасым килә. Шәһәрдә дә алтын көз матур. Ләкин авылдагысы тагын да матуррак.

Һәр ялда без авылга кайтабыз. Яктырып кояш елмайды да, әбиләр чуагы икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре белән иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тотам. Зәңгәр күктә дәү ак пароходлар кебек болытлар узыша-узыша каядыр чаба. Тирән тынлыкны әкрен генә тыңлап,  урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар!? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгесенә алмаштырган. Һәрберсе күз явын алырлык! Урталыктагы миләшнең кып-кызыл җимешләренә, ялкындай яфракларына сокланмау мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имәнне кунакка көтәдер кебек.

Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз наратлар гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек.

Чү! Кинәт көн дә бозыла бугай. Җил битне чеметеп-чеметеп алды. Шул арада куркыныч болытлар да хасил булды. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Кайтып җиттем дигәндә генә, болытлар каядыр юкка чыкты. Тирән итеп һава сулыйм. Көзге һава, дымлы да син, салкын да!

Көз – бик көйсез һәм шул ук вакытта матур фасыл. Гүзәллеген күрә белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев