Логотип Идель
Ялкын

«КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ КИПКӘНДӘ»

Балачак белән өлкәннәр дөньясы арасында нинди күзгә күренмәс чик бар? Кеше кайчан балалыктан чыга? Янәшәңдәгеләр кайчан сине бала-чага итеп кабул итүдән туктый?

Мөгаен, син үз-үзеңне олыларча тота башлагачтыр. Кеше яшәешенең бу дәверләре, асылда, бер-берсеннән әллә нинди зур үзгәрешләр белән аерылмый да кебек. Бары шул гына: һәр бала кемнеңдер яклавына мохтаҗ, һәм һәр олы кеше үз яклавына мохтаҗ бала өчен җаваплылык алырга сәләтле. Ул бала энең-сеңелеңме синең, үз мәктәбеңдәге башлангыч сыйныф укучысымы, күрше малае яисә бөтенләй таныш түгел бер сабыймы – анысы мөһим түгел.

Аларга игътибар кирәк

Без бүген соңгылары – үзебезгә таныш булмаган сабыйлар турында сөйләшербез. Хәер, бәлки, алар арасында син белгәннәре дә бардыр. Алай була калса, бер-беребезне аңлау да җиңеләя. Сүзем кече яшьтән үк яшәешнең караңгы яклары белән очрашкан балалар турында.

Күпчелек яшьтәшләреннән аермалы буларак, аларның тормышы шаулы уеннардан, тәм-томнардан, бәйрәмнәрдән генә тормый. Алар бер процедурадан икенче процедурага, күз яшьләреннән күз яшьләренә кадәр яшиләр. Кайберләре өлкәннәр күз алларына да китерә алмаган авыртуларга түзә. Ләкин аларның һәркайсы бер көнне хастаханәдән чыгып, башкалар кебек тулы тормыш белән яшәргә өметләнә. Алар өчен зур дөньядан кергән кояш яктысы да зур бәйрәмгә әверелә.

Күптән түгел республиканың төрле почмакларыннан җыелган авыру балалар өчен чыннан да шундый бер бәйрәм булды. Алар “Тыныч йокы, нәниләр” тапшыруын алып баручы Хрюша һәм Степашка белән очраштылар. Танылган балалар композиторы Владимир Щукинга кушылып җырладылар, биеделәр. Шул бер сәгать аралыгында бөтен хастаханә җир йөзендә авырту барлыгын онытып торды кебек. Бәйрәмне ВТБ банкы оештырган иде. Алар инде тугызынчы ел рәттән ятим балаларга, балалар хастаханәләренә ярдәм күрсәтү корпоратив программасы кысаларында “Күз яшьләрсез дөнья” акциясен уздыралар. Ел саен Россиянең берничә хастаханәсенә кыйммәтле җиһаз, дәвалау әсбаплары, балаларның һәркайсына аерым бүләкләр тапшырыла. Һәр елны берничә йөз авыру баланың тормышында могҗизалы бер көн булып ала.

Синең кулдан киләме?

Дөрес, син әле кыйммәтле бүләкләр белән кемгәдер ярдәм итәрлек бай түгел. Ләкин – кечкенәме ул, зурмы – һәр кешегә бүләкләрдән бигрәк, игътибар, үзеңне кемгәдер кирәк итеп тою кадерле бит. Синең үзеңә дә шулай түгелме соң? Алайса, ышан, син кирәк ул кечкенә малайларга-кызларга, синең дусларча җылы карашың, шаян сүзләрең кирәк. Син кызыклы уеннар беләсеңме? Синең үзең кебек үк киң күңелле дусларың күпме? Кечкенәләрнең күңелен күтәрергә шул да җитә бит. Алар үзләре дә җавапсыз калмас, сине могҗизалар булдыра алуыңа ышандырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев