Логотип Идель
Ялкын

"КӘРӘЗЛЕ ЭЛЕМТӘГӘ КАРШЫ ҖАЙЛАНМАНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕККӘ ЗЫЯНЫ БАРМЫ?"

Рәсәйдә кәрәзле элемтәгә каршы җайланма легальләштерелгән. Ул халыкта кәрәзле телефоннарны сүндерүне таләп итү утенечен игътибарсыз калдыру проблемасын хәл итә. Шул җайланма аркасында мәктәп укучылары һәм студентлар имтихан вакытында интернет челтәрләре һәм кәрәзле элемтә куллану мөмкинлегеннән мәхрүм.

Эш вакытында хезмәткәрләр дә еш кына телефон аша сөйләшеп вакыт уздыралар. Шул сәбәпле, радиобелгечләр форумында кәрәзле элемтәгә каршы җайланманы офисларда урнаштыру мәсьәләсе күтәрелде. Әңгәмә вакытында бу җайланманың сәламәтлеккә зыян китерерүе билгеләп үтелде. Радиочылар әйтүенчә, кәрәзле телефон, элемтә югалткан вакытта, көчен арттырып, аны эзләвен дәвам итә. Шул сәбәпле, телефонның батареясы дә тиз "утыра". Бу күренеш метрода исбатлана: элемтә еш кына юкка чыга, шуның белән аккумулятор энергиясе дә бик тиз сарыф ителә башлый.

Кәрәзле телефонның сәламәтлеккә зур зыян китерүе турында без барыбыз да бик яхшы беләбез. Аның дулкыннары кан составының үзгәрешенә, баш авыртуына, иммунитетның кимүенә һәм башка авыртуларга сәбәпче. Шулай булгач, кәрәзле элемтәгә каршы җайланманың да сәламәтлеккә зыяны бармы? Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, кәрәзле элемтәгә каршы җайланманың сәламәтлеккә бернинди зыяны да булмавы ачыклана. Шулай да, күп илләрдә бу җайланманы куллану легальләштерелмәгән. Франциядә аны бары тик театрларда һәм дини биналарда гына урнаштырырга мөмкин. Интернет-кибетләрдә "элемтә өзгеч" ачык сатуда. Уртача бәясе 5000нән башлап, 20000 сумга кадәр җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев