Логотип Идель
Ялкын

"ӘЙДАМАННАР ӘЗЕР!"

Сәлкеш, әйдаман – «Сәләт» активистларына җәйге проектларда катнашу мөмкинлеген бирүче иң әһәмиятле статуслардан санала. Татарстан Республикасы, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән сәлкешләрнең ялы файдалы һәм күңелле үтү нәкъ тә менә әйдаманнар кулында. Бу – үз өстендә эш, балалар һәм аларның әти-әниләре алдында зур җаваплылык дигән сүз. Шуңа да ел дәвамында безнең әйдаманнар махсус уку-укыту курслары үтә. Бу атнаның башында «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә XV Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе 2016» ахырына якынлашты.


Элина Степанова, «Әйдаманнар мәктәбе»нең программа директоры:


Мин бик кәнәгатьмен! Барлык планнарны да чынга ашырып бетереп булырмы дигән шикләрем бар иде, тик мондый шәп команда белән берни дә куркыныч түгел! Катнашучыларның потенциалы югары дәрәҗәдә. Яшь әйдаманнарны күреп быел менә дигән күңелле һәм шәп лагерьләр булачак дип ышанып калам. Әйдаман ул – психолог, укытучы, рәссам, иң якын дус һәм төрле яктан сәләтле кеше.


Елдан-ел директорлар арасында буыннар алмашы бара. Тик быел алар биредә бер зур дус-тату гаилә кебек яшәделәр, шуңа да лагерьләр быел ышанычлы кулларда дип саныйм. Катнашучылар мине үзләренең мохите белән таң калдырды. Аларның янып торган күзләрен күрү, кызыксынучын булулары безне яңа батырлыкларга этәрде.


Төп бәйгеләрнең берсе булып саналган «Топ-спикер»да Булат Кәрипов җиңеп чыкты. Ул теманы тулысынча ачып бирә белде, хисләр диңгезе уятты.


Кадерле катнашучылар, алга, бары алга! Исегездә тотыгыз: сез нинди – балалар да шундый!_C4--ewKe-A


Марсель Әхтәмов, «Сәләт-Бөгелмә 2016» аланының әйдаманы:


Инде 5-нче сыйныфтан бирле саксофон музыка уен коралы белән кызыксынам, «Android»ны өйрәнәм, Казан (Идел буе) федераль универстеты, Фундаменталь медицина һәм биология институтында, «Дәвалау эше» факультетында белем алам. Мәктәптә укыганда һәрвакыт биология фәне олимпиадаларына йөри идем. Хәзерге вакытта «Студентлар язы»на әзерләнәм. Киләчәктә үземне танылган нейрохирург буларак күрәм!


Үземне бар яктан да үстерәсем килә, чөнки бүгенге «белгеч» төшенчәсе бик үк дөрес түгел дип саныйм. Минемчә, белгеч ул – аерым бер өлкәне генә түгел, ә гомумән, фән һәм тормышны белүче кеше.


«Әйдаманнар мәктәбе»ндә мин җаваплылыкның ни икәнен һәм һәр сәлкешнең ни өчен һәр әйдаманны үрнәк дип санаганын аңладым. Күп белем тплый алдым: балалар белән эшләргә, белем бирү методикасына, зур аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәндем. Хәзер мин балаларга ни өйрәтергә кирәклеген әйбәт беләм! «Әйдаманнар мәктәбе»нә бик рәхмәтлемен!XN5CUcOFU0U


Ләйсән Миңнуллина, «Сәләт-Шәхес 2016» аланы әйдаманы:


Мин «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының техник директоры булып торам, «Сәләт» һәм Рәсәйнең яшь студентлары оешмасы проектларында актив катнашам. Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумыннан, Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм музыкаль-шигъри «БикаФест 2015» фестиваленнән бик күңелле хатирәләр калды. Шулай ук «Безнең фикер!» катнашучылары белән берлектә


«Сәмрух 2015» ел премиясенең «Ел проекты» номинациясендә катнашу да минем өчен зур дәрәҗә. «Сәләт» активисты булуым һәм «Сәләт» фондын алга җибәрүдә әһәмиятле эшләр башкара алуым белән чиксез горурланам. Студент тормышымда шулай ук РСМда катнаша алуым белән дә чиксез бәхетлемен. «Краса студенчества 2015» бәйгесендә дә оештыручылар составында идем. Бик тиздән «Студентлар язы»на әзерлек башланачак.


Җәен «Сәләт» аланнарына әйдаман булып барасым килә. «Әйдаманнар мәктәбе» миңа балалар белән эшләүнең төп нигезләрен аңларга ярдәм итте, команда да эшләүнең мөһим элементларын тагын бер кат күрсәтте. Дустанә мөнәсәбәтләр, күтәренке кәеф, онытылмаслык мохит миңа көч, теләк һәм яңа максатлар өстәде. Рәхмәт сезгә!333


Адилә Хәбибуллина, «Сәләт-Тел 2016» аланы әйдаманы:


Минем «Сәләт»нең 10-лап проектында катнашканым бар. Волонтерлык хәрәкәте, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, «День Первокурсника», Президент чыршылары, 1-нче канал йолдызлары белән фестиваль, «Балалар парады» бәйгесе – боларның берсен дә читләтеп үтмәдем мин. Бүгенгесе көндә вокалга зур игътибар бирәм, биим. Музыка мәктәбен, «Ералаш» театр студиясен, фотога төшерү курсын тәмамладым. Фортепиано һәм гитарада уйныйм, бадминтон буенча 2-нче рязрядым бар. Тормышымны иҗатның бөтен өлкәсе белән дә бәйлисем килә.


«Әйдаманнар мәктәбе»ннән мин яңа идеяләр, теләкләр, максатлар белән илһамланып кайттым. «Сәләт»кә мәхәббәтем тагын да артты! Бәйге бик катлаулы һәм авыр булганга күрә, барлык эшләрне дә бик тиз, дөрес һәм әйбәт итеп эшләргә өйрәндем. «Теләмим», «Булдыра алмыйм», «Белмим» - төшенчәләре, гомумән, булмаска тиеш. Чөнки син – әйдаман! Син барысын да белергә, булдырырга тиешсең. Кыска гына вакыт эчендә сәхнәдә сөйләргә оялмаска да өйрәндем. Тәҗрибәле әйдаманнар безне барлык осталыкларына өйрәттеләр, шуңа да мин инде бүген иң шәп аланнарның берсендә әйдаман булудан курыкмыйм. Хисләрем ташый! Миннән ут бөркелеп тора сыман. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә мин үземне үзем өчен яңадан ачтым.


Кураторларга, барлык оештыручыларга олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Бу әйдаманнарның гына түгел, тормыш мәктәбе дә. Чөнки биредә алынган белемнәр бөтенесе дә безгә тормышта кирәк булачак.2mnZPDblYec


Диләрә Халитова, «Сәләт-Биләр каласы 2016» әйдаманы:


Быел минем «Сәләт» дөньясына эләгүемә 5 ел була. Юбилей. Шушы вакыт арасында ул минем икенче тормышыма әверелде. Биредә мин якын дусларымны, фикердәшләремне, иптәшләремне таптым, алар миңа тормышта терәк.


Үзем бала булганда да әйдаман буласым килә иде, шушы максатка бардым. Минем беренче «Әйдаманнар мәктәбе»м 2014-тә үтте, шул елны ук беренче тапкыр әйдаман булдым. Балаларның һәм калган әйдаманнарының энергиясе аркасында бу эшемне туктатмадым. Үземне укытучы буларак та сынап карадым. Быелгы әйдаманнар мәктәбе миңа сюрприз әзерләгән: мин хәзер «Сәләт-Биләр каласы»ның өлкән әйдаманы!


«Әйдаманнар мәктәбе»нең программасына килгәндә үткәрү форматы бик ошады: ук-укыту һәм бәйге өлешләре аерым булуы бик әйбәт. Шулай ук башта төркемнәргә, аннары командаларга бүленүебез дә ошады. Моның белән инде әйдаман булып эшләргә өйрәнгәннәр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаша алдылар. Люция Закирҗанованың психология дәресе бик ошады. Илсур абый Нәфыйков һәм Таһир абый Насыйбуллиннан әйбәт чыгыш ясау остаханәсеннән үзем өчен күп яңалык ачтым.


Үзем Казан (Идел буе) федераль университетында, педагог-хореографка укыйм. Тормышымның аерылгысыз өлеше булып бию тора. Яраткан университетымның студентлар тормышында актив катнашам. КФУның «Казаным» бию ансамблендә биим.


Киләчәктә сайлаган һөнәрем буенча эшлисем, үсәсем, үзгәрәсем килә. «Сәләт» моның өчен миңа барлык мөмкинлекләрне дә бирә.q4-vOGXnMso


Регина Сәйфиева, «Сәләт-Бөгелмә 2016», «Сәләт-Шәхес 2016» аланнары әйдаманы:


«Сәләт»тә мин 2013-нче елдан бирле, аның 4 аланында булдым.


Элегрәк бию белән шөгыльләнә идем, хәзер инде университетыбызның театрында уйныйм. Ижевск дәүләт медицина университетында укыйм. Профсоюз активында торам, Мисс һәм Мистер ИГМА бәйгесе финалисты да әле.


Исламны өйрәнәм, аның нигезләренә таянып яшәргә тырышам.


Чын татар икәнемне һәм Татарстанны үлеп яратканымны Удмуртиягә күчеп киткәч кенә аңладым.


«Әйдаманнар мәктәбе» бик ошады. Программасы бик кызыклы: остаханәләр дә, дәресләр бик күңелле узды. Башкаларның чыгышларын бик кызыксынып күзәттем, үземнеке белән чагыштырдым. Мәктәптә катнашу яңа кызыклы танышулар, рәхәт хис-кичерешләр, яңа белемнәр бирде. Элеккеге «Сәләт»ле дусларымны күрү дә үзе зур шатлык бит. Оештыручыларга бик рәхмәтлемен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев