Логотип Идель
Ялкын

"ИСЕ КИЛСЕН, ИСЕҢ КИТМӘСЕН!"

ХӘТЕР КЕШЕДӘ КҮРЕНЕШЛӘР БУЛЫП КЫНА ТҮГЕЛ, ТАВЫШ, ТОЙГЫ ҺӘМ, ӘЛБӘТТӘ, ИСЛӘР БУЛАРАК ТА САКЛАНА. БАЛАЧАК ИСЕ, АШ ИСЕ, ҖӘЙ ИСЕ, ХӘТТА ШЫГЫРДАП КАТКАН СУЫК КАРНЫҢ ДА ҮЗ ИСЕ БАР... КЕШЕЛӘРНЕҢ КҮҢЕЛЕН НЫГРАК ҖӘЛЕП ИТӘСЕҢ КИЛСӘ, МАТУРРАК БУЛЫП КҮРЕНЕРГӘ ТЕЛӘСӘҢ, САЙЛАГАН ХУШБУЕҢ ДА СИНЕҢ ОБРАЗГА ТИЕШЛЕ ТӨСМЕРНЕ ӨСТӘП ТОРЫРДАЙ БУЛСЫН! ТУКТА... КЫЗЛАРГА ГЫНА БАГЫШЛАНГАН МӘКАЛӘ БУ, ДИП УЙЛАМА! ЕГЕТЛӘР ДӘ ЯХШЫ КИЕНЕРГӘ ҺӘМ ТӘМЛЕ ИС АҢКЫТЫРГА ТИЕШ. ЛӘКИН ҮЗЕҢӘ ТУРЫ КИЛГӘН ИСНЕ ТАБУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ, САЙЛЫЙ-САЙЛЫЙ АПТЫРАП БЕТӘСЕҢ...


СИН ӘЛЕ ҮЗ ИСЕҢНЕ АЧЫКЛЫЙ АЛМАДЫҢМЫ? АЛАЙСА БУ ТЕСТ – СИНЕҢ ӨЧЕН. БАШЛАДЫК!


1. Кайсы аяк киемен яратып киясең?


А. Балетки, сандали;


Б. Туфли;


В. Кроссовки.


2. Мөмкинлегең булса, хәзер кая булыр идең?


А. Әни янында, диванда, әти белән өй янында;


Б. Диңгез ярында;


В. Биектә, һава шарында.


3. Шимбә кичләрен, буш булса, ничек уздырырсың?


А. Үзем өчен вакытны бүлеп куям: кино карыйм, уеннар уйныйм, ванна керәм.


Б. Әни-әтиләргә, якыннарыма берәр сюрприз, бүләк ясыйм;


В. Дуслар белән урамга чыгып китәм.


4. Иң яхшы кием – ул:


А. Уңайлы кием, калганы мөһим түгел;


Б. Зәвыклы, модага туры килеп тора торган;


В. Спортивка, уңайсыз булса да, сайлаган стилемнән китмим – спорт, бары спорт.


5. Каникулларыңны ничек уздырдың?


А. Өйдә ял иттем, туйганчы йокладым;


Б. Әни-әтигә булыштым, өй-җирне карадым;


В. Бер генә минут та тик тормадым: тау шудым, киноларга бардым, дуслар белән очраштым.


6. Нинди төстәге киемнәрең күбрәк?


А. Кара, ак;


Б. Кызыл, сары;


В. Зәңгәр, ак.


7. Рәхәт – ул...


А.Җылылык;


Б. Матурлык;


В. Җиңеллек.


Инде җавапларыңа кара, кайсы күбрәк?


А. Сиңа бары тик «уңайлы» исләр генә сайларга кирәк! Салмак, ашыкмаучан, уйлап кына эш итүче кеше син! Хушбуең да җылы булырга тиеш. Дарчин (корица), бергамот, ваниль, гөлчәчәк (роза) майлары кушылган исләрне сайларга тырыш. Җиләк-җимеш (кызларга) яки чикләвек исләре (егетләргә) дә күңелеңә ошарга тиеш.


Б. Романтика һәм энтузиазм – синең хакта, әйеме? Алайса әфлисун, иланг-иланг, гөлчәчәк (роза), бөтнек (мята) мае кушылган хушбуйларны кара. Кызлар колагына: сиңа яз исе туры килә, чәчәк исләреннән курыкма! Егетләргә: классик хушбуйларны сайла, каһвә, шоколад исләре булырга мөмкин, башта бераз әчкелтем кебек тоелыр бу исләр, биш-ун минуттан исә син аларны тоймый башлыйсың, аның каравы образыңа туры килгән исең инде бар. Сизмим дип, артыгын гына сибә генә күрмә!


В. Син ― хәрәкәт кешесе! Су, диңгез, һава – синең стихия. Бер урында тик кенә тора алмыйсың, тарлыктан, кысанлыктан куркасың, димәк хушбуең да җиңел һәм «сулый» торган булырга тиеш. Яшел чәй, бөтнек (мята), лайм исле хушбуйлар сайла. Андый хушбуйны савытына карап та танып алып була: шешәләре яшел, зәңгәр, ак булыр. Ә үзе – җиңел, оча торган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев